Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть саммитында катнашты

2023 елда чара республикада сәнәгать нефть чыгаруның 80 еллыгы һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгы эгидасы астында уза.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Әлмәттә булды. Ул традицион рәвештә Әлмәттә үткәрелә торган нефть саммитын ачты. 2023 елда чара республикада сәнәгать нефть чыгаруның 80 еллыгы һәм Ромашкино ятмасы  ачылуның 75 еллыгы эгидасы астында уза. Шулай ук республика башлыгы IV Халыкара Нефть-газ яшьләр форумында катнашты, дип хәбәр итә ТР Раиса матбугат хезмәте.

Саммит башланыр алдыннан ТР Рәисе тармак күргәзмәсендә булды, анда Татарстан һәм Пермь сәнәгать кластеры вәкилләре үзләренең казанышларын һәм технологияләрен күрсәттеләр.

Пленар сессиядә 2050 елга кадәрге перспективада ил энергетика комплексын үстерүгә кагылышлы темалар, шул исәптән декарбонизация һәм ESG-көн тәртибе турында сөйләштеләр. Республика башлыгы сүзләренчә, 20 елдан артык тарихында нефть саммиты нефть тармагын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчыкларның берсе булып тора.

Шулай ук Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда кеше капиталы икътисад үсешендә төп роль уйный.

"Безнең көндәшлек сәләтебез нинди белгечләр әзерләвебезгә бәйле. Җитди белем бирү үзәкләре кирәк. Без бу мәсьәләләр белән актив шөгыльләнәбез. Нефть үзәге-Әлмәт, нефть химиясе үзәге-Түбән Камада,"Камаз" белән Чаллыда югары техник мәктәп төзибез. Моннан тыш, безнең илдә 140 мең ИТ-белгеч җитми. Бу тема шулай ук безнең игътибар үзәгендә. WorldSkills кысаларында зур тәҗрибә тупладык. Без белгечләр әзерләүнең яңа стандартларын кертергә кирәклеген аңладык. Без 45 ресурс үзәге булдырдык, һәрберсенең якорь заказчысы бар. Моннан тыш, бездә җитди проект бар – "Алабуга Политех". Бүген анда 1300 студент укый, ә 2025 елга аларның саны 10 меңгә кадәр артачак. Шул ук вакытта сүз Россиядән генә түгел, ә Үзәк Азия, Африка һәм Латин Америкасыннан килгән балалар турында да бара", - диде ТР Рәисе.

Миңнеханов сүзләренчә, шәһәр яшәү өчен уңайлы булырга, социаль-мәдәни өлкә, сәламәтлек саклау объектлары, җәмәгать киңлекләре булырга тиеш, ә иң мөһиме Әлмәт әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәге булырга тиеш. Бу хакта сөйләгәндә, Рәис нефть институтының башкала вузлары белән ярыша алуын ассызыклады.

Шулай ук хәзер Әлмәттә 4 нче халыкара нефть-газ яшьләр форумы уза, анда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы нефть-газ вузларыннан 240 яшь белгеч, галим, укытучылар, студентлар һәм аспирантлар җыелган. Татарстан башлыгы форумда катнашучылар белән остазлык, югары мәктәпне үстерү, нефть тармагының киләчәге, шулай ук чит ил студентларының Татарстанның нефть-газ компанияләрендә стажировкасы турында фикер алышты.

Шулай ук 14 июльдә республика Рәисе хакатонга старт бирде, аның кысаларында яшьләр командалары нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү, нефть - газ химиясе, ESG-повестка һәм башкалар буенча ил энергетика комплексының актуаль бизнес-бурычларын хәл итәчәк.

 

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса