Югарырак булырга омтылмый, тик югары тора
Һөнәр сайлауга кемнеңдер шәхси үрнәге, кылган гамәле, кешеләргә карата мөнәсәбәте, хәтта киенгән киеме дә ярдәм итәргә мөмкин.
Аның белән нәкъ шулай була да. Ак халатлы шәфкать туташы балачак хыялын чынга әйләндерә.
Венера бик чая кыз булып үсә. Иптәшләре белән иртән уйнарга чыгып китеп, бөтен авылны урап кайта. Балачакта әнисе кебек укытучы булырга хыяллана. Үсә төшкәч, авылдагы шәфкать туташының матур ап-ак халатына кызыга, юк сәбәпне бар итеп, шул кызның эшен күзәтергә медпунктка бара. Өйгә кайткач, ул эшләгәннәрне әтисендә сынап карый - укол ясаган булып уйный, өйдәгеләрнең хәлләрен белешә. Венерага карап, сеңлесе Диләрәнең дә шәфкать туташы буласы килә башлый. Кызларының медицина юлын сайлауларында әтиләренең дә йогынтысы була. Сөнәгать абзый сугыш елларын искә алганда һәрвакыт батыр йөрәкле шәфкать туташлары турында сөйли. Бәлки, нәкъ менә аны тыңлап, балалары бу мәрхәмәтле һөнәрне сайлаганнардыр.
Нәдердә 8 класс укыгач, Венера Әлмәтнең беренче урта мәктәбенә укырга килә. Түбән Кама медицина училищесын 1974 елда уңышлы тәмамлаганнан соң юллама белән Алексеевский районы Горка авылы туберкулёз диспансерына эшкә җибәрелә. 1976 елда туган ягына кайтып, Әлмәт район үзәк хастаханәсенең икенче терапия бүлегенә эшкә керә һәм 2013 елга хәтле эшли.
Медицина өлкәсендә 40 ел шәфкать туташы булып хезмәт итә, дистәләгән шәфкать туташларына үр-нәк һәм остаз була. Тырыш хезмәте өчен бүлекнең «Иң яхшы шәфкать туташы» исеменә лаек дип табыла. Аның фоторәсеме һәрвакыт Мактау тактасын бизи. Эш дәверендә республиканың, районыбызның «Хезмәт байрагы», «Знамя труда» газетасы битләрендә аның турында мәкаләләр, авыруларының рәхмәт әйтеп язган язмалары дөнья күрә.
«Мин шәфкать туташы булып эшли башлагач, әни үзенең төпле киңәшен бирде: эшеңдә бер пациентка да авыр сүз әйтмә, гел ярдәм итәргә тырыш, яхшы мөнәсәбәт кенә күрсәт, кешенең хәленә керә бел, диде», - дип искә ала Венера ханым.
Әйе, әнисенең сүзләрен һәрвакыт истә тота ул. Шуңа бүгенге көндә дә хастаханәдә дәвалану курсын узучы авырулар: «Венера Сөнәгатовна кайчан кире эшкә чыга?» - дип сорыйлар. Ә бит аның лаеклы ялга чыгып эштән туктаганына да 10 ел вакыт үтеп киткән.
Әлбәттә, тормыш син ди-гәнчә генә бармый. Аның үз кануннары бар. Язмыш сынавы Венера ханымны да читләтеп узмый. Тормыш иптәше Җәүдәт 52 яшендә инфаркттан вафат була. Кыз-ларының киләчәге журналистика, телевидение белән бәйле булганын белеп кала Җәүдәт әфәнде. Чөнки нәкъ шул елны 18 яшьлек Рәмилә-ләре практика үтәргә «Луч» телекомпаниясенә эшкә килә. Хәзерге вакытта ул әнисенең горурлыгы, мактанычы булып, зур уңышларга ирешә - Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, Иван Винокуров исемендәге журналистлар премиясе лауреаты. 2019 елда Татарстаннан бердәнбер финалист булып «Профессия - журналист» Халыкара телефестивалендә лаеклы рәвештә җиңү яулый.
- Әти-әниемә мин бик рәх-мәтлемен. Алар гел минем өчен тырыштылар. Әни бүген дә бар көчен, вакытын миңа багышлый. Әти белән әни миңа балачактан, ярдәм итә алсаң, булдыра алганча тырыш, дип үстерделәр.
Үзәк хастаханәдә эшләгәч, күп кенә хезмәттәшләремә, яисә аларның туганнарына әнинең ярдәме кирәк булды. Күрешкән саен: «Синең әниең алтын ул. Бик рәхмәтлебез аңа», - дияләр. Югыйсә инде әллә ни эшләгәнем дә булмады, дип сөйли әни. Кешегә бит бер җылы сүз, игътибар да җитә. Шулар исләрендә калгандыр инде. Хәтта мин ТВга килгәч тә, миннән хезмәттәшем: «Венера Сөнәгатовна синең әниеңме әллә?» - дип сораган иде. Гомумән, мине бүгенге көндә дә алып баручы буларак түгел, ә әнинең кызы буларак күбрәк таныйлар, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты коллегабыз Рәмилә Хәмидуллина.
Еллар узгач та сине истә тотсыннар өчен ай-һай күп тырышырга, җаныңны телгәләп, үзеңне аямыйча эшләргә кирәктер. Хезмәт хакы өчен генә эшләп йөрүчеләрнең бу кадәр күңелгә уелып калуы шик-ле. Венера Сөнәгать кызы кебек сайлаган һөнәреңне яратып, бөтен күңелеңне биреп эшләргә кирәк.
Үз вакытында Әлмәт район үзәк хастаханәсенең икенче терапия бүлеге мөдире булып эшләгән хезмәттәше, хәзерге вакытта инфекция бүлегендә инфекционист-табиб Рөстәм Гарәфетдин улы Насретдинов бергә эшләгән еллары турында менә ничек искә алды:
- Венера Сөнәгатовна бик күп табиблар белән эшләгән кеше. Мондый зур стажлы шәфкать туташлары, озак эшләгәнгә күрә, психолог та булалар. Алар табибларга җайлаша беләләр. Шәфкать туташларының шундый категориясе бар, алар үз хезмәтләрен хәтта табиб дәрәҗәсендә башкаралар. Ул шулай эшләде. Нәрсә әйтергә, кайда һәм кайчан әйтергә икәнен белә торган кеше. Бик игътибарлы һәм пөхтә. Һәрвакыт табиб белән пациент арасында күпер булып торды. Конфликтлы пациент булса да җайларга сүз тапты. Әлбәттә, бу зур тәҗрибә билгесе. Ул нәрсә эшләргә кирәклеген белә иде. Барысын да вакытында, тыныч кына эшләде. Бөтенесе дә аның бар эшне тырышып башкарганын белделәр. Аңа комачаулау-чы, каршы торучы яисә ярдәм итүче бармы-юкмы - бу мөһим түгел. Аның еллар дәвамында булдырылган үз стиле бар. Әгәр аңа берәр эш кушсаң, барысы да төгәл эшләнәчәк икәнен мин белә идем. Венера Сөнәгатовна хастаханәдәге барлык табиблар белән дә шактый озак эшләде. Ул аларны беренче эш көннәреннән үк белә торган кеше. Мәсәлән, консультациягә чакырырга кирәк булганда, яисә берәр сорау килеп чыкса, Венера Сөнәгатовна һәрвакыт күрше бүлекләрдәге теләсә кайсы табибка ничек мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен яхшы белде.
Дөресен генә әйткәндә, мин аңа беркемнең дә тавыш күтәрүен күрмәдем, гәрчә кайбер табибларның шундыйрак гадәте булса да. Ул үзенә карата аңдый мөнәсәбәт рөхсәт итмәде. Хәтта кешеләр арасында конфликтлы ситуацияләр килеп чыкса, ул ничектер тынычландыра һәм уңай мохит булдыра белә иде.
Аның төп сыйфатларына килгәндә, бу абсолют конфликтсызлык, җаваплылык, дисциплина. Максатчан, тик беркайчан да кешедән югарырак булырга омтылмый. Ул нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белә һәм үз үрнәге белән моны ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә белгән шәфкать туташы.
Шулай ук озак эшләгән белгечләр, яшь хезмәткәрләр арасында да зур абруйга ия булды. Ул беркайчан да, беркемгә дә, бернәрсә дә исбатламады, ә үз юлыннан барды, үз эшен башкарды.
Никадәрле эчкерсез җылы сүзләр! Әлеге ике кешенең фикере Венера ханымның тулыканлы портретын тасвирлап бирә. Шуларга өстәп, аның юмор хисенә бай, эчкерсез, кешеләргә генә түгел, ә һәр туган көнгә рәхмәтле булып яши белүен дә әйтергә кирәк.
Әйе, тормышта башкалар-ның яшәешен бизәүчеләр аз түгел. Венера Хәмидуллина шундыйларның берсе.
Белешмә
Венера Сөнәгать кызы Хәмидуллина 1953 елның 7 июлендә Әлмәт районы Нәдер авылында тарих һәм татар теле укытучысы Һаҗәр Габид кызы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, шофер Сөнәгать Зиннәт улы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Тормыш иптәше Җәүдәт белән бер ба-ла үстерәләр. Кызлары Рәмилә бүгенге көндә әнисенең иң зур терәге.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа