Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мин бу кешеләргә булышырга тиеш...»

Июнь башында Әлмәттә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды бүлекчәсе эшли башлады.

Аның координаторы - үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән СВО сугышчысы Анатолий Ильдуковның тол хатыны Ольга Ильдукова.

Әлмәт районы башлыгы хәрби хезмәткәрләрнең һәркайсы белән шәхсән кул биреп күрешеп чыкты. Мобилизацияләнгәннәр белән әңгәмә кору өчен традицион урынга әйләнгән «Нур» үзәгендә тагын бер очрашу әнә шулай башланып китте. Тик бу юлы өстәл артында ир-атлар арасында бердәнбер хатын-кыз да бар иде. Тимур Нагуманов аны яңа гына ачылган «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы буларак тәкъдим итте.

2023 елның 3 апрелендә РФ Президенты махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фондын булдыру турында Указга кул куйды. 1 июньнән башлап оешма Әлмәттә дә эшли башлады. Аның җитәкчесе - Ольга Ильдукова. Аңа бу эшне мартта ук тәкъдим итәләр. Район җитәкчелеге аның булдыра алачагына нык ышана.

Ватанны саклаучылар фонды

Чыннан да, бу урынга әлеге кандидатураның сайлануы һич тә очраклы түгел. Ольга - тол ханым, аның тормыш иптәше Анатолий Ильдуков 2023 елның февралендә СВО зонасында яралы хезмәттәшләрен коткарганда һәлак булган.

- Тимур Дмитриевич ми-ңа шушы кадәр зур югалтуны батырларча кабул итүемне, шуңа күрә минем кебек үк бәлагә дучар булган гаиләләргә ярдәм итә алачагымны әйтте. Миңа зур ышаныч белән килүчеләрнең барысын да йөрәгем аша үткәрергә тырышырмын. Мөрәҗәгатьләр бар да инде. Кайвакыт бергәләп елыйбыз да, без барыбыз да кешеләр бит. Шулай күңелне бушатабыз да тагын эшкә тотынабыз, - дип сөйли «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ольга Ильдукова.

Хәзерге вакытта бел-гечләр дистәгә якын мө-рәҗәгать өстендә эшли. Фондның максаты - демоби-лизацияләнгән сугышчыларга шәхси социаль ярдәм күрсәтү. Ярдәм чаралары медицина, социаль реабилитацияне, психологик ярдәмне, техник реабилитация чараларын һәм шифаханә-курортларда дәвалануны үз эченә ала. Шулай ук һәлак булган сугышчылар гаиләләре дә фонд хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмый.

- Беренче чиратта ко-миссияләнгән егетләр белән эшлибез. Аларның барысы  да диярлек инвалидлар, күп очракта андыйлар протезлар, инвалид коляскаларына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы буларак документларын рәсмиләштерүдә ярдәмгә мохтаҗ. Кирәк булса, без аларга өйләренә барып хезмәт күрсәтә алабыз. Һәлак булганнарның гаиләләре исемлеге бар, алар белән дә эшли башладык, - дип аңлата Ольга Ильдукова.

 

Кыз җиңел булмаячагын аңлый: һәр гаиләгә үзенчә якын килә белергә кирәк булачак. Ләкин ул үзе дә әзер, оешманың башка белгечләрен дә шуңа өйрәтә, беренче урында кешелеклелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм булырга тиеш дип саный.

 

Аның белән бергә дүрт хезмәткәр кешеләрне кабул итәләр. Бөтен Россия буенча алганда фондта 3000 хезмәткәр исәпләнә, ел ахырына кадәр аларның саны 11 меңгә кадәр җитәчәк. Фонд координаторы элек банк бүлекчәләренең берсендә җитәкче булып эшләгән. Аннары декретка киткән, хәзер ике бала тәрбияли. Ольга яңа эшчәнлек төре аңа үзен кулга алырга ярдәм итәчәк дип саный, һәм кайвакыт ире аңа юнәлеш бирә дип тә уйлый.

- Ул миңа һәрвакыт: «Син шундый яхшы күңелле, мин, мөгаен, сине шуның өчен яратканмындыр да, син барысына да ярдәм итә аласың», - дип килде. Хәзер аның бу сүзләре тагын да зуррак мәгънәгә ия. Мин моны ничек дөрес итеп әйтеп бирергә дә белмим, тик ул мине каяндыр югарыдан бу гамәлләргә этәрде дип хис итәм. Бу алай гына да түгел, һәм мин бу кешеләргә булышырга тиеш, - дип саный Ольга. - Мин бу эшне үзем җебеп китмәс, төшенкелеккә бирелмәс өчен башладым. Әйе, күңелсезләнеп, елап, алга таба ничек яшәргә дип аптырап утырырга да була. Ләкин минем балаларым үсеп килә, аларга сәламәт, көчле әни кирәк. Һәм мин ирем белән бергә вакытта яшәгәнчә, ул теләгәнчә итеп яшәргә тиешмен.

 

«Ватанны саклаучылар» фонды әлегә Әлмәт шәһәре, Таһиров ур., 1 нче йорт (элекке сөт кухнясы бинасы) адресы буенча «Нур» психологик ярдәм үзәгендә урнашкан.
Эш режимы:
дүшәмбедән җомгага кадәр 8 дән 17 сәгатькә кадәр. Эш графигының мөрәҗәгатьләр санын исәпкә алып үзгәртелүе дә ихтимал.

 

Катерина Машенцева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса