Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхеткә илтүче туры юл - гаилә, мәхәббәт, тугрылык!

Картлыгың бәхетле булсын дисәң, тау кадәрле сабырлык, җан җылысы кирәк

60 елдан артык бергә гомер итү - зур бәхет. Уйлап карасаң, бу бер кеше гомере дигән сүз. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белергә дә кирәк бит әле.

Кама-Исмәгыйль авылында озак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр байтак. Фәһимә апа белән Расих абый Мифтаховларны бу авылда белмәгән һәм хөрмәт итмәгән кеше юктыр, мөгаен. Әлеге тату, матур гаилә белән безгә дә очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга туры килде.

Мифтаховлар

- Икебез дә Кама-Исмә-гыйльдә туып-үстек инде. Ходайның рәхмәте белән, шушы нигездә олыгаеп, тормыш итү бәхете тәтеде. Аллага шөкер, йорт-җирләребез бөтен, мал-туарларыбыз булмаса да, бакчаларыбыз гөрләп тора, көн дә шунда кайнашабыз. Балалар, туганнар ярдәм итеп тора, барысыннан да канәгать, - дип сүз башлады 83 яшьлек Расих абый егетләрчә көр һәм шул ук вакытта бераз шаян тавыш белән. - Без гаиләдә алты малай - алты брат үстек. Аллага шөкер, алтыбыз да исән. Мин өлкәне инде. 60 ел, гомерем буе дисәң дә була, СУ-2 дә «Татнефтепроводстрой» трестында электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Фәһимә белән ничек очрашып, танышуыбыз бүген дә исемдә әле. Клубка гармуннар белән чыга идек бит элек. Яшь чак, гайрәтле чак бит инде. Клуб ишеген ачып, килеп кердек тә, карыйм - биш-алты кыз стена буйлап тезелеп торалар. Күзем төшкәнен бардым да шаяртып артыннан кочып алдым. Фәһимә шундый ябык кына иде, авырттырмадыммы икән дип үзем дә куркып киттем хәтта (көлә). Танышканнан соң өч ел йөрдек тә өйләнештек. Ул вакытта Фәһимә Камыдан Актүбәгә балалар бакчасына җәяүләп эшкә йөри иде. Туйлар ясап өйләнештек. Һөнәрем сварщик булгач, командировкаларга да бик еш йөрергә туры килде. Казахстанга Фәһимә апаң белән бергә бардык. Анда «Бохара-Урал» трассасында газүткәргеч төзедек. Әле дә хәтердә - Хрущев чоры, ипигә талон вакыты, ашарга юк, йомран ашыйбыз. Мәскәүдән газ промышленносте министры Кортунов килеп безнең эшләгәнне, ничек яшәгәнне күреп китте. Ул киткәч озак та үтмәде, Ташкенттан ике самолет белән азык-төлек, промтовар килеп төште. Аннан рәткә кердек. Әле шуннан посылкалар ясап оннар, дөгеләр җибәрдек. Фәһимә белән бергә күрдек инде барысын да. Фәһимә инде жилгородокта комендант булып эшләде.

Мифтаховлар

Тугыз ай тордык та кире Кама-Исмәгыйльгә әйләнеп кайттык. Эшләгән оешмам гаиләбезгә Әлмәтнең Олег Кошевой урамындагы барактан торак бүлеп бирде, шунда күчендек. Үзем эретеп ябыштырып ясаган бер карават бар иде, шуны алып, утын төяп, килдек яңа урынга. Ул вакытта инде кызыбыз Альбина да бар иде. Баракта ике ел тордык та, фатир бүлеп бирделәр. Алга таба шунда тормыш итә башладык. Кама-Исмәгыйльдә әбинең йорты үзе белән бергә картайганын күреп, эч пошты инде бераз. Йортны рәткә китерәсе килде. Шулай да башта мунча салдым. 1993 елны, бер ел дигәндә, яңа өй салып кердек. Әби шушы йортта биш ел торып кына өлгерде, гүр иясе булды, урыны оҗмахта булсын. Ул вафат булганнан соң шәһәрне балаларга калдырып, шушында кайтып төпләндек. Мин үзем пенсиягә чыккач та 24 ел эшләдем әле. Сиксәнгә кадәр хезмәт куйдым инде. Җитәкчебез әле китмә дип бик озак сорап йөрде. Ходайга шөкер, Фәһимә белән өч кыз үстердек, барысы да югары белемле. Олы кызыма алтмыш яшь, пенсиягә чыкты. Дүрт оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз өчен куанып гомер кичерәбез. Фәһимә белән икебез дә намаз укыйбыз. Алланың рәхмәте белән, күңелләребез көр, җаннарыбыз тыныч, башкаларга да шуны телибез, - дип куйды Расих абый.

Аның сүзләрен җөпләп, Фәһимә апа да барлык якыннарына, авылдашларына бәхетле, матур тормыш теләде, үзенең яшь чакларын искә төшереп алды.

- Расих белән бик бәхетле пар булдык. Аның кебек кеше дөньяда юк. Эшкә дә уңган, акыллы да, сабыр да, төпле дә кеше инде ул. Икебез дә сугыш чоры балалары бит, бик авырлыкта үскән кешеләр. Әнием дә чиксез изге күңелле кеше иде. Әле ул бер бик ерак туганы булган әбине дә тәрбияли иде. 99 яшенә кадәр карады ул аны, мунчага күтәреп алып барып юындыра иде. Расихның әнисе - каенанам да шундый ук киң күңелле, сабыр хатын булды. Шушындый кешенең балалары да яхшы булмыймы соң инде. Әле килен булып төшкәч, каенанам, мәрхүмкәем, Расих ясаган комганны кулыма тоттырды. «Улымның беренче ясаган эше бу, кадерләп сакла», - диде. Әлеге комганны гомер буена сакладым, әле үземнән соң балаларым, оныкларым да саклар дип ышанам. Безне авылда бик хөрмәтләп «Фатыйма апаның киленнәре» дип йөрттеләр. Алты мала-еның алты уңган килене исемен ишетү каенанама да, үзебезгә дә бик дәрәҗәле иде. Без, килендәшләр, гомер буе тату булдык, бер генә дә ачуланышмадык, әле дә шулай. Расих авыр операцияләр дә кичерде, сиздермәде, бирешмәде. Мин көн дә Ходайдан аның гомере озын булуын сорыйм. Үзе сорыйдырмы, белмим, бик тыйнак инде ул, - диде Фәһимә апа.

Чыннан да, Расих Хә-бибрахман улы Мифтахов бик тыйнак кеше. Эшендәге фидакарь хезмәте өчен күптөрле мактаулы исемнәргә, бүләкләргә лаек булган шәхес. Хезмәт ветераны, өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены иясе дә икән әле. Фәһимә Әхмәт кызы да аның кебек үк гади хезмәт кешесе, кайда гына эшләсә дә, эшне тиешенчә, җиренә җиткереп башкарган. Шулай, бер-берсенә терәк, балаларына һәм авылдашларына үрнәк булып тормыш юлыннан бергә атлый бирәләр Мифтаховлар.

Мифтаховлар

Әлеге матур гаиләгә  ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп калабыз. Киләчәктә дә барыр юлларыгыз бәрәкәтле   булсын, балаларыгызның, якыннарыгызның                                                кадер-хөрмәтенә төренеп, исәнлектә-саулыкта   әле озак еллар шулай   матур итеп яшәргә насыйп булсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса