Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтынга төрелгән уртак гомер сукмагы

Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

 Ирекле авылында яшәүче Тәбрия апа белән Фәрид абый Гобәйдуллиннар  гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә.

Гаилә тоткасы - хатын кыз, диләр. Шуңа күрә дә сүзне шушы гаилә дилбегәсен нык тоткан, авырлыклар килгәндә дә кулыннан ычкындырмаган Тәбрия ападан башлыйсы килә. Сарман районы Таза Чишмә авылында туып-үскән ул. Башлангыч сыйныфларда  Күтәмәледә укый, ә урта мәктәпне Иске Кәшер авылында тәмамлый. Җитмешенче елларда алар-ның гаиләсе Әлмәт районы Ирекле авылына күченеп килә. Тәбрия үзе Иске Михайловка авылы мәктәбенә җыештыручы булып эшкә урнаша. Яшь, булдыклы, эшкә тотынса, умырып эшли торган чая кызны авылда бик тиз күреп алалар һәм клубка мөдир итеп чакыралар. Тәбрия әлеге эшне булдырачагына ышана һәм ике дә уйламый ризалаша.

Гобщйдуллиннар

- Алай җырга оста булмасам да, бии белә идем, оештыру сәләте дә бар иде.  Клубыбыз шау-гөр килеп тора, авылда яшьләр күп, алар белән әллә нинди тематик чаралар үткәрә идек. Әле колхоз эшләрендә дә, сайлауларда да бик актив катнаштык.  Элек шулай иде инде ул, клубның ишеге ябылып тормады. Булачак тормыш иптәшем Фәрид белән дә шушы клубта таныштык. Ул связист, үзе бик оста итеп гармунда уйный. Авыл җирендә гармунчыдан да кирәк, гармунчыдан да кадерле кеше юк. Шулай гел бергә чаралар оештырып, катнашып йөри торгач, ике арада мәхәббәт очкыннары кабынды. Озын-озакка сузмый  никах укытып, туйлап куйдык. Җитмешенче елларда бит әле авылда мич ягып җылыталар иде, мәктәптә, клубта эшләгәндә дә үзебез урман кисеп, утын ярып, төяп алып кайта торган идек. Алай бер эштән дә куркып тормадык инде. Шул чорның бер кызыклы вакыйгасы да искә төште. Безнең белән утын кисәргә дип парторг Зиннур абыйның малае да барган иде. «Дружба» пычкысы белән утын кискәндә чүт кенә кулын кисмәде бит теге, пычкы курткасының җиңен генә эләктереп алды. Әй, шул вакытта курыкканнар. Партия чоры бит, ә Зиннур абый шулкадәрле усал. Бер атна куркып, аның күзенә чалынмаска тырышып йөрдем. Теге малай әйтмәгән, күрәмсең, алай сүгүче булмады (көлә). Әле соңыннан авыл яшьләре белән Кәләй станциясеннән күмер дә ташыдык. Фәрид белән өч бала үстердек. Ул вакытта декретта утыру дигәнне белми идек тә инде.  Балаларга бер яшь тулганчы ук эшкә чыга килдем. Олы кызым Ландышка өч ай тулу белән эшкә киттем.

Гобэйдуллиннар

Рәхмәт яугыры, әбисе  карады инде. 1979 елны мине колхозга кадрлар бүлеген җитәкләргә чакырдылар. Яшерен-батырын түгел, мин бит тик утырып эшли торган эшне гомеремдә дә яратмадым, шуңа бу вазифаны да яратып башкардым дип әйтә алмыйм. 1985 елда мине авыл Советына депутат итеп сайладылар. Шул рәвешле авыл Советына секретарь итеп алдылар. Шул авыл җирлеге өчен тырышып, янып-көеп эшләгән чор инде бу. Аның сайлау кампанияләрен оештыру, уздыру үзе зур бер җаваплылык сорый иде. Җәмәгать эшләрендә көне-төне йөрдек, Сабантуйларын да уздырдык. Бер елны авырып киткән идем, сайлауларда катнаша алмадым. Шулай да түзмәдем, тырыштым-тырмаштым, бәлеш пешереп булса да авыл Советына алып менеп  кызларны сыйладым.

 

Ышанычым-таянычым Фәрид булмаса, тормыш мәшәкатьләрен ерып, балаларны үстереп аякка бастыра алмас идем дип уйлыйм. Ул бик тырыш булды. «Җәлилнефть»тә оператор булып эшләде, соңыннан, аяклары авырткач, колхозга кайтты.
 

Фәриднең әтисе - каенатам Талибулла - балта остасы. Йортны аның ярдәме белән бергәләп күтәреп чыктык, тышладык. Әле дә хәтердә, эштән кайтып керүебез була, такталарны шомартырга керешәбез. Көн дә ун такта. Аннан соң инде бар ихатаны бер кат яңарттык, сарайларын да, мунчаларын да заманчалап блоктан һәм кирпечтән салдык. Ел да икешәр ат, сыерлар, дүртәр бозау, күп итеп казлар, тавыклар асрап килдек. Соңгы елларда Фәрид авырып китте, операция кичерде, хәзер инде менә күзләре күрмәс булды, шуңа алай зурдан кубып маллар тоту мөмкинлегебез юк. Алланың рәхмәте белән, балалар кайтып, хәлебезне белеп, ярдәм итеп торалар. Җиде оныгыбыз, дүрт оныкчыгыбыз бар. Әле күптән түгел Фәнилемнең улы Азатны армиягә озаттык, аңа хәер-фатихаларыбызны тапшырдык. Берүк исән-сау әйләнеп кайта гына күрсен инде дип телибез. Менә шушы тормыш мәшәкатьләре белән ярты гасыр гомер узып та киткән булып чыкты. Башкалар ничек уйлыйдыр, гаилә тормышы хатын-кыз кулында дип саныйм мин. Сабыр булырга, түземле булырга, ә иң мөһиме - хәләлеңне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк, - ди Тәбрия апа.

Бер-берсенә булган якты, җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалт-маган Гобәйдуллиннар гаиләсенә алдагы көннәргә исәнлек-саулык, озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса