Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар кайгыртуга мохтаҗ

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүдә булышлык кирәк булганда әлмәтлеләр «Кайгырту» («Опека») үзәгенә килә.

Әлеге учреждениенең эшчәнлеге турында узган дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк җитәкчесе Маргарита Шәмсуллина чыгыш ясады.

Ул Әлмәт җирлегендә тормыш хәлләре авыр булган гаиләләргә һәм балаларга аерым ярдәм күрсәтү, гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен һәм аларның законлы хокукларын тормышка ашыру турында сөй-ләде.

Җитәкче хәбәр ит-кәнчә, бүгенге көндә «Кайгырту» үзәгендә 317 ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәптә тора, шуларның 258 е 217 опекун гаиләсендә яши. 59 баланы 28 гаилә тәрбиягә алган, 39 бала исә Әлмәт балалар йортында гомер кичерә.

Агымдагы ел башыннан гына да ятим һәм әти-әниләре тәр-биясеннән мәхрүм калган 14 бала ачыкланган. 2021 елда мондый балаларның саны 44 булса, узган ел 30 бала тәшкил иткән.

Ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү - бу өлкәдә булган төп бурычларның берсе.

 

Әлмәт районында фатир алуга 191 кеше чиратта тора, шуларның 65 е - яшьләре унсигезгә җиткән һәм аннан
артыграк булган ятим балалар. Узган елны шундый 10 бала фатир белән тәэмин ителгән булган инде. Алар өчен торак Казанда бүлеп бирелгән.

 

Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү иң соңгы чиктәге чараларның берсе санала. Кызганыч, ләкин соңгы елларда әлеге чарага дучар ителүчеләр арта төшкән. Агымдагы елда гына да бу уңайдан 9 хөкем утырышы булып узган. 6 гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тагын 3 гаиләнең ата-ана булу хокуклары чикләнгән.

Соңгы елларда тәр-биягә бала алучылар артса да, ятимнәр саны кимеми шул. Ди-мәк, җәмгыятебездә гаилә кыйммәтләрен үстерүгә игътибар тиешле дәрәҗәдә түгел. Яшереп торасы юк, яшь буынның күпчелеге киләчәктә үзләрен әти-әниләр ролендә бөтенләй күрми. Алар
дөньяга китергән сабыйларны башкалар тәрбиягә ала. Әлбәттә, ятим баланы үз канат астына сыендыручы мондый изге җаннар күбрәк булсын иде.

 

Нәрсә генә дисәң дә, балалар йортында ничек кенә яхшы булмасын, өйдә аларга күпкә рәхәтрәк бит. Динебездә дә ятим бала тәрбияләүгә зур урын бирелә.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.)
хәдис-шәрифләренең берсендә «Ятим ба-ла тәрбияләгән ке-ше җәннәттә минем белән ике бармак
кебек янәшә булыр» дигән. Чыннан да,
уйланырга җирлек бар...

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса