Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл тормышын яратып яшиләр

Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы - аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Бишмунча халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган.

Авыл кешеләре гомер-гомергә күпләп мал асраган, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнгән. Бүген дә Бишмунчада гомер кичерүчеләр мул, матур тормыш белән яшиләр.

Авыл үзенең балта осталары белән дан тота. Шуларның берсе - Зөфәр Фаиз улы Әхмәтшин. Элек Сарман, хәзер Тукай  районы Теләнче Тамак авылында туып-үскән бу остакулны тирә-юнь авылларда да бик яхшы беләләр. Йорт, мунча салырга кирәк булганда нәкъ менә аны дәшәләр.

Бишмунча Фаизов

- Бишмунча кияве мин. Тормыш иптәшем Гөлсирин белән инде менә 40 ел бергә гомер кичерәбез, ике малай үстердек, биш оныгыбыз бар. Пенсиягә чыкканчы Әлмәттә яшәдек. Мин үзем 65 нче янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куйдым. Ялга чыккач, күңел авылга тартылды. 2010 елны Бишмунчага - Гөлсириннең туган нигезенә кайтып, «тёщам» - әбием ризалыгын алып, ике елда менә шушындый ике катлы зур йорт төзеп кердек.

бишмунча

Үзебез төзедек, малайлар булышты. Ходайга шөкер, әби 98 яшен тутырып килә инде. Шушы ихатадагы үз йортында, үз нигезендә яши. Аңа яңа йортта аерым иркен бүлмәне көйләп куйсак та, иске өеннән күченергә теләмәде, гомер кичергән йортын ташлап чыгасы килмәде. Олы кеше олы кеше инде. Әбиебез көне-төне караулы анысы.

Гөлсирин иртән иртүк тәмле ризыкларын күтәреп аның янына ашыга. Киңәшчебез дә, кадерле кешебез дә инде ул безнең. Әбиебез янына йөрергә уңайлырак булсын өчен тагын бер махсус ишек тә ясап куйдым әле, - дип күңелле генә көлеп алды Зөфәр Әхмәтшин.

Бишмунча Фаизов

Йорт, мунча салучы гына түгел, чын иҗат кешесе дә икән әле Бишмунча кияве. Ишегалдында агачтан ясалган тегермән, тал чыбыгыннан үреп ясалган ыспай гына чәчәк чүлмәкләре, түбә башындагы пар торналар, йорт эчендәге заманча урындык-өстәлләр, икенче катка алып менүче баскычлар - барысы да аның хезмәт җимеше. Әле тимердән эретеп ябыштырып ишегалдында аш-су пешерү өчен кулланмасын, ыслау эшләнмәләрен дә ясап куйган.

- Төзелеш эшләреннән калган бер генә материалны да әрәм итмәскә тырышам. Авылдашлар безгә кергәч шушы эшләнмәләрне күрәләр дә үзләренә дә ясап бирүне сорыйлар. Фантазия бит ул үзеннән-үзе килеп чыга. Менә шушы тал чыбыгыннан ясалган эшләнмәләрне генә алсаң да, аларның үз тарихы бар. Йорт салганда ишегалды уртасында бер алмагач бар иде. Кисәргә жәлләдек. Аның төбен матурлап ясар өчен нәрсәдер уйлап табарга кирәк иде. Авылчарак булсын инде дип менә шулай итеп яптык та, тирәсен тагын тал чыбыклары белән бизәдек. Эшләгән кешегә су буенда тал бетмәгән инде ул (көлә). Хәзер шушы алмагач төбеннән дә рәхәтрәк урын юк. Гомумән, авылда яшәгәч, тулы тормыш белән яшәргә кирәк дип уйлыйм инде мин. Элегрәк әле дүртәр баш үгез асрап, алтмышар бройлер тота идек. Хәзер инде үзебез дә олыгаябыз. Аннан соң комбикормнар да кыйбатланды, андый зурдан кубып мал асрау үзен акламый. Бүген йомырка өчен дип кенә тавык асрыйбыз. Авылда тик утыру килешми инде ул, хезмәт белән яшәргә, селкенергә кирәк барыбер. Аннан җәй буе онык-лар яныбызда, алар белән мәш киләбез, - диде Бишмунча остакулы.

Булганнан бар да була, диләр. Зөфәр Әхмәтшин әле умартачы да булып чыкты. Бакчасында бик күркәм генә булып утызга якын умарта тора.

Бишмунча Фаизов

 

- Балны үзебез дә ашыйбыз, сатуга да куябыз. Болай бик яратып алалар. Умарталарны бакчада тотабыз. Элегрәк урманга алып чыгып караган идем - авырга туры килде. Ул елны яңгырга китте, балы да булмады ди-гән шикелле. Ә болай бар да янда. Ходайга шөкер кылып, быел да үзебезнең хуш исле, тәмле балыбызны авыз итәрбез дип өметләнәбез инде, - ди Зөфәр Әхмәтшин. Амин, шулай булсын.

Ирнең бәхетле булуы хатыныннан тора, диләр. Һәрхәлдә, Әхмәтшиннар гаиләсендә шулай. Гөлсирин ханым белән сөйләшеп, аралашып утырганда бу ханымның ни дәрәҗәдә акыллы, сабыр, булдыклы хатын-кыз булуына соклану хисләре уянды.

Бишмунча Фаизов

Янәшәдә генә үз нигезендә гомер кичерүче Ак әби - Мәрьям апа янына да кереп чыкмый булдыра алмадым. Бишмунчада туып-үскән, гомере буе колхозда сыер сауган, сугыш чорында Серов шәһәрендә металлургия заводында эшләгән бу әбинең хатирәләрен, бәетләрен, шигырьләрен тыңлап таң калып утырдым. Аның турында газетабызның алдагы саннарының берсендә аерым сүз булыр әле.

Менә шушындый күркәм кешеләр яши Бишмунчада. Авылны шушындый эшсөяр уңганнар яшәтә дә инде ул. Әхмәтшиннар гаиләсенә һәм барлык бишмунчалыларга исәнлек-саулык һәм бәрәкәтле тормыш теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса