Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөннәтчеләр авылын ачлыктан бер болыт саклаган

Бу атнада без Бишмунчада яшәүче газета укучыларыбыз белән очрашып кайттык.

Үз авылдашларын хөрмәт итүче, үз авылының тарихын барлап, белергә омтылган авыл җирлекләренә барып, андагы халык белән күрешеп кайту җанга җылы, киләчәккә өмет бирә.

Бишмунча авылына барырга күптәннән кызыгып йөри идек. Авылга газетадан кеше килә дисәләр, никтер түрәләр куркуга төшәләр. Югыйсә безнең килүебез гел изге максаттан: авылның күркәм кешеләре турында язу, тарихка теркәп калдыру. Бишмунчалылар безне бик җылы каршыладылар. Җәй уртасы, көн үзәге булса да, Мәдәният йортына шактый кеше җыелган иде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия ханым Купаева килүебезнең максаты белән таныштыргач, «дилбегәне» безнең кулга тапшырды.

очрашу

 

Әлбәттә, безне газета укучыларга нәрсә кирәге, нинди язмалар укырга теләүләре, авыл җирлекләренең үзенчәлекле тарихы, аның уңган-булган кешеләренең язмышы һәм, шуларга өстәп, газетабызга язылучылар санын арттыру кызыксындыра.

 

Бишмунчаның нефть төбә-гендә бабачы-сөннәтчеләр авылы булганлыгы өлкән буыннарга билгеле булса да, яшьләр өчен бәлки яңалыктыр. Бу үзе зур тарих. Безнең белән очрашуга килүчеләрнең күбесе авылларының әлеге тарихи битен шактый белгән, кызыклы мәгълүматлар белән килгәннәр иде.

очрашу

- Мин бабачы малае. Без-нең әти бабачы иде. Әтигә 64 яшь булган мин туганда. Үз гомерендә эчми-тартмый, ислам дине тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп гомер итте. Ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнде, - дип шактый гына кызыклы хәлләр, язмышлар белән таныштырды безне Юныс абый Гыйниятуллин.

Аның тормыш иптәше, хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән Мәдинә ханым да каенатасының эшен дәвам иткән. Шактый еллар малайларны сөннәткә утыртуда булышлык күрсәткән.

Гомумән, сөннәт ул бабачылык кә-себе генә түгел, аның мәгънәсе бик зур, бик тирән. Ул пәйгам-бәребез (с.г.в.)нең сүзләре, гамәлләре белән бәйле. Бу хакта редакция хезмәткәрләре белән очрашуга килгән Фатыйма апа Бәдретдинова бик үтемле итеп аңлатып китте.

Әлбәттә, бишмунчалы-ларның әлеге кәсеп-һөнәр белән шөгыльләнүләренең сәбәбен тирәннән эзләргә кирәк. Чөнки, сөйләшә торгач, бер вакыйга икенчесен тартып чыгара һәм алар арасында кызыклы бәйләнеш-ләр барлыгын күрсәтте.

- Район газетасын гомер буе алдырдык, хәзер дә алдырам, - дип башлады сүзен Бишмунча авылының иң өлкән агае Назыйм Исмә-гыйлев. - Безнең авыл бик иманлы, тырыш булды. Хәтта 1921 елгы ачлыкта бер болыт килеп, яңгыр явып ачлыктан котылып калган.

Әйе, Аллаһының кодрәте киң. Аның бер «булсын»ы җитә. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сөннәте - бабачылык - ачлык елны яңгыр... Уйлаган кешегә уйланырлык.

очрашу

Назыйм абыйның затлы нәселдән икәне бөтен булмышына чыккан. Үзенең 92 яшендә дә ул әле төпле фикерле, нык ихтыярлы. Үз-үзен тотышына, сөйләвенә, авыл халкының аңа булган ихтирамына карап аны Бишмунча Әлмәндәре дисәң дә ялгыш булмас.

 

Авылдагы булган вакыйгаларны, эше, кешелеклелеге белән бишмунчалылар хәтерендә әле дә яшәүче авылдашларын, үз нәсел-нәсәбен чын ярату белән искә алды. Бишмунча авылыннан бүленеп чыгып башка төбәкләрдә барлыкка килгән авылларны да искә төшерде, бабачыларның да нәселләрен барлады ул. Аның үзен дә авылдашлары сөйләп туймый. Бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә аңа мактау сүзләре яудырдылар.

Бөек Ватан сугышы елларында бер төркем эвакуа-цияләнгән балаларны да сыендырган авыл әле ул Бишмунча. Димәк, ул елларда да шактый нык, тотрыклы хуҗалык булган. Күрәсез, бишмунчалыларның сөйләр-лек тарихлары, күрсәтерлек бүгенгеләре бар.

 

Очрашуга килүчеләрне газетабызның торышы, ничек итеп газетаны әзерләвебез дә кызыксындырды. Газетабызны көтеп алуларын, яратып укуларын ишетү безнең өчен зур шатлык иде. Бишмунчалылар газетага да язылдылар, «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган китапларны да сатып алдылар. Араларында озак еллар шәһәрнең 2 нче китапханәсендә эшләгән Гөлнурия апаны күрү үзе үк очрашуга ямь өстәде. Җанлы, эчкерсез аралашу барыбызда да уңай хисләр калдырды.

 

Чыннан да иманлы, тырыш халык яши Бишмунчада. Бай тарихлы, гыйбрәтле язмышлы авыл. Аерым бер китап язарлык. Якты йөзләрегез, тәмле чәйләрегез, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт сезгә. Лилия Әкъдәс кызының һәм Рәсүлә Гафурҗан кызының оештыру сәләтләре, хезмәтләрен яратып башкарулары, авылдашларына булган хөрмәтләре монда да күренде.

Изгелек җирдә ятмый, быел да Бишмунча өстенә болыт килеп, яңгыр явар дип өметләнәбез.

 

Белешмә

Сөннәт гамәл - аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһис-сәламнең шәфәгатенә (яклавына) лаек булмый.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса