Җиңгәнче үрәчәкбез
«Мегасети» штабында һәр волонтерның диярлек үз тарихы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата үз мөнәсәбәте бар.
Сәүдә павильоннарының берсендә гадәттәгечә киемнәр эленеп тормый. Әмма аннан бер дә кеше өзелми.
Биредә «Мегасети» штабы волонтерлары маскировка челтәрләре үрәләр. Төркемдә гадәттә пенсионерлар гына.
Нина исемле ханымның улын узган елның октяб-рендә җыю пунктына алганнар. Декабрьдә исә Нина да «тылдагы армия» сафларына кушылган.
- Биредә күпкә җиңелрәк булып китә. Чөнки без - бергә, һәм бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз, бергәләп файдалы эш башкарабыз, - дип сөйли «Мегасети» төркеме волонтеры Нина.
Аның улы белән тагын ике туганын да бер үк көнне, бер үк полкка алганнар. Хәзер ул посылкалар җыя, челтәр үрә һәм якыннарының исән-имин әйләнеп кайтуын зарыгып көтә. Улы әнисенең волонтерлар төркеменә кушылуын бик хуплаган. Чираттагы маскировка челтәре алган саен алардан түгелме дип кызыксына икән.
- Челтәрне үргәндә догалар укыйм. Аларда - безнең күз яшьләре дә, борчылу хисләре дә, күңел җылысы да. Ярдәм генә итсен, сугыш-чыларыбызның барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар, - ди Нина ханым.
«Мегасети» төркеме Әл-мәттә беренчеләрдән булып маскировка япмалары ясый башлаган. Өлешчә мобилизация башланып, берничә атна үтүгә, Альберт исемле ир-ат тәүге активистларны җыйган да, үрү өчен җайланма ясап, эскәмияләр китергән һәм челтәр үрү схемасын табып биргән. Ул вакытта челтәр үрүчеләр Базовая урамына йөргәннәр, пенсионерларның күбесенә анда йөрү уңайсыз булган. Күпмедер вакыт узуга эшкә Әлмәт районы ветераннар советы кушылган.
- Алар бина мәсьәләсен хәл иттеләр. Сәүдә үзәге директоры Валентина Квасова безгә шушы урынны бүлеп бирде. Биредәге сакчылар да, администратор, сатучылар да буш вакытларында кереп безгә ярдәм итәләр, - дип сөйләде волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлнара Стерлядева.
Тора-бара шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр бирегә азык-төлек продуктлары, өс киемнәре, медикаментлар китерә башлаганнар. Тәүге гуманитар йөкләр буларак, госпитальләргә һәм махсус хәрби операция зонасына йөзләрчә пар оекбаш, урын-җир әйберләре, дарулар, кер юу чаралары, өс киемнәре озатылган. Волонтерлар өйләрендә балалар киемнәре бәйләгәннәр, җәймәләр, сөлгеләр теккән-нәр. Активистлар сафлары көннән-көн яңа кешеләр белән тулыланган. Ә төркем «Ассоль» кафесындагы штаб белән берләшкән. Материалны алардан алып, алар кебек үк спанбондтан челтәр үрә башлаганнар. Әмма үрү методикасының үзенчәлекләре бар икән.
- Челтәр табигый яшеллек, коры үлән булып күренсен өчен аның периметры буйлап юкә кабыгы тыгып барабыз, - дип аңлатма бирә волонтер Ольга. Беренче челтәрне алуга, әлеге идея сугышчыларга да бик ошый. Ә Ольга бүгенге вәзгыятьне күңеле белән ничек бар шулай кабул итә башлый.
- Украинадагы хәлләрне озак вакытлар кабул итә алмадым. Егетләребез өчен куркыныч иде. Волонтер булып китү миңа вәзгыятьнең асылына төшенергә ярдәм итте. Биредә ниндидер бер җиңеллек табам, - дип сөйли Ольга. СВО зонасына аның дүрт туганы киткән. Өчесе хезмәтләрен дәвам итәләр, берсе яраланганнан соң өйгә кайткан. Шундый авыр вакытларда өйдә кул кушырып утыруны Ольга кабул итә алмый. Пенсиягә чыкканчы ул төнге сменаларда челтәр өчен буй-буй материал кисә торган булган. Ә хәзер штабка еш килә.
- Безгә авыр, ә солдатларыбызга җиңел дисезме? Челтәр үреп без җаныбызга бераз тынычлык табабыз. Алар да үзләре өчен тырышканыбызны аңлыйлардыр. Без бит алар өчен борчылабыз, барысын да яратабыз, запискалар язып җибәрәбез, - дип сөйли Ольга. - Гомумән, җиңгәнче челтәр үрәчәкбез.
Кайчандыр гуманитар йөк тартмаларының күплегеннән павильонда урын да калмый торган булган. Әмма хәзер бик аз алып киләләр икән.
- Халык арыды, солдатларыбыз да арыган. Тик алар бүгенгә ял итим әле, иртәгә сугышырмын дия алмыйлар бит. Шуңа күрә без дә ярдәм күрсәтүдән туктарга тиеш түгел, - дигән фикердә Гөлнара Стерлядева.
Челтәр үрүдә катнашу яки сугышчыларыбызга әйберләр китерү өчен «Мегасети» штабы адресы: Әлмәт, Ленин урамы, 1в, «Мегацентр», 1 нче кат, 10 нчы павильон, якшәмбедән кала көн саен 9 дан 19 сәгатькә кадәр.
Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа