Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыллар сулы булсын

Ел да җәйге чорда авыл җирлекләрендә су проблемасы кабыргасы белән куела.

Су запасының чикләнгән булуын белсәләр дә, кайберәүләр үзләренең ихтыяҗларын башкаларныкыннан өстен куеп, бакчаларына рәхәтләнеп су сиптерәләр. Авылның бер башында шулай су агызып ята башласалар, икенче башында халык суга тилмерә башлый. Мондый хәл гел кабатлана. Шул рәвешле җәй айларында су югалту 70 процентка кадәр җитә. Көндәлек тормышта су кулланучыларга, аеруча олы яшьтәге абый-апаларга кыенга туры килә инде бу чорда. Дөрес, соңгы елларда Әлмәт җирлегендәге торак пунктларны су белән тәэмин итүгә игътибар арта төште төшүен. Су системаларын булдыру, торбалар сузу, документлаштыру бүген районда нигездә үзара салым акчаларына һәм спонсорлар ярдәмендә башкарыла.

Мисал өчен, Габдрахман авылында су белән тәэмин ителеш спонсорлар ярдәме белән тормышка ашырыла. Үзара салым акчаларын насослар сатып алуга, суүткәргечләр системасын норматив хәлгә китерүгә юнәлдергәннәре билгеле булды.

Аппак авыл җирлегендә дә су белән тәэмин ителешкә карата шушындый ук чаралар башкарылачак. Биредә су башнясы авылга берәү генә икән.

Яшьләр бистәсендә үзара салым акчаларына скважина бораулату күздә тотыла.

Кама-Елгада исә су системасын һәм чишмәне норматив торышка китерәчәкләр һәм авыл җирлегенең шәхси милке буларак рәсми-ләштерәчәкләр.

Борискино, Березовка, Багряж-Никольск, Колшәрип, Кама-Исмәгыйль, Кичү, Ки-чүчат, Яңа Кәшер, Яңа Нәдер  авылларында һәм башка торак пунктларда да шушындый ук чараларны тормышка ашырачаклар. Ә менә Елховойда «Буровой» чишмәсенә насос будкасы сатып алырга җыеналар.

Авылларда гомер-гомергә һәрбер хуҗалыкта диярлек кое казыту гадәти күренеш булган. Соңгы елларда, аеруча коры елдан соң ихаталарында кое казытучылар күбәя төште. Чыннан да, үз суы булганнар җәен дә, кышын да сусызлыктан интекми. Торак пунктларда урамнардагы колонкаларның юкка чыгуы гына борчуга сала. Булганнары да ватык, эшләми. Кайберләрендә суның сыйфаты начар, эчәргә яраксыз. Шуңа күрә дә бүген халык эчәргә дә тормыш-көнкүрештә кулланырга яраклы суга өстенлек бирә һәм моның өчен акчасын да кызганмый. Һәм дөрес эшли. Кое казу һәм казыту - саваплы эш. Кое казучы кешеләргә файда ясый, ягъни изгелек эшли. Бу хәдистә дә  китерелгән. Шулай ук тагын бер хәдисне дә мисал итеп әйтеп үтәргә мөмкин. Пәйгамбәрдән (с.г.в.): «Йә, Рәсүлүллаһ, иң хәерле сәдака нәрсә була?» - дип сораганнар. Ул, су эчертү, дигән. Кое казыйсыңмы, су кертәсеңме, савыттан эчертәсеңме - мөһим түгел. Шуңа күрә дә хәерле сәдака бирүчеләр - Әлмәт җирлеген су белән тәэмин итәргә теләк белдерүче спонсорлар һәм җитәкчеләр күбрәк булсын иде киләчәктә.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса