Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшьләр өчен яңа киңлек - «Креатив процесслар фабрикасы» барлыкка киләчәк

Ике катта (якынча 1,500 кв.м.) районның төрле яшьләре сорауларына җавап бирүче берничә мәйданчык барлыкка киләчәк.

Безнең шәһәрдә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә ул Горький исемендәге элеккеге мәдәният йортында ремонт эшләре барышын карап чыкты.

Район яшьләре өчен яңа заманча киңлек Тельман урамындагы Яшьләр үзәге, 57 адресы буенча урнашкан.  Дизайнерлар фикере буенча «Креатив процесслар фабрикасы» дип аталачак.

Ике катта (якынча 1,500 кв.м.) районның төрле яшьләре сорауларына җавап бирүче берничә мәйданчык барлыкка киләчәк – музыкаль вокал студиясе, хореография залы, чүлмәкче  студиясе, кибер киңлек, кафе, аралашу өчен коворкинг, концертлар, күргәзмәләр, төрле дәрәҗәдәге һәм масштабтагы вакыйгалар үткәрү өчен күп функцияле зал.

Әлеге объект республика бюджеты һәм  «Регион для молодых» бөтенроссия конкурсы кысаларында алган федераль акчалар хисабына ремонтлана.

 

 

Фото: Әлмәт яшьләр идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса