Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Россия көне массакүләм велоузыш һәм паспортлар тапшыру белән билгеләп үтелде

Велосипедчылар яшьләр үзәгеннән старт алдылар һәм «Панорама» сәүдә үзәгенә кадәр бардылар.

Бәйрәм чараларында партия активистлары һәм тарафдарлары, депутатлар, Яшь гвардиячеләр, муниципалитет оешмалары һәм предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.

- Бу бәйрәмдә һәркемнең кәефе яхшы, шәһәрдә велосипедны яратучы кешеләр бик күп. Бүген алар безнең патриотик акциягә ярдәм итәргә килделәр. Барысына да зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лилия Миңнеханова.

«Россия триколоры» акциясе кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге волонтерлары һәм «Яшь Гвардия» активистлары шәһәрнең барлык үзәк урамнары буйлап, РФ флагы төсендәге тасмалар таратуны оештырдылар.

Яшь әлмәтлеләргә беренче паспортлар тапшыру традицион һәм онытылмаслык булды. Мәктәп укучыларына рәсми документ тапшырганда, Әлмәт муниципаль районының «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге Советында депутат фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев паспорт алу һәр яшь кеше тормышында бик мөһим һәм тантаналы вакыйга булуын билгеләп үтте.

- Бүген паспорт алган һәркем өчен шәхси бәйрәм. Нәкъ менә шушы көнне ул Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины була, - дип ассызыклады Николай Афанасьевич.

 

 

Фото: "Бердәм Россия"нең район бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса