Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә язылучы көне узды

Бу көнне «Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталарына язылучыларга бүләкләр тапшырыла.

 Әлмәттә язылучылар көне узды. Чара Совет урамындагы 153 нче йортта почта бүлекчәсе базасында үткәрелде. Бу көнне редакция хезмәткәрләре укучылар белән аралашып, фикерләр һәм теләкләр ишетә алды. Язылучылар өчен чәй эчү оештырылды, ә бәйрәм атмосферасын музыка  тудырды. «Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталарына язылучыларга бүләкләр тапшырылды. 

«Хәзер язылуны рәсмиләштерү иң отышлысы. 5 июньнән 15 июньгә кадәр ташламалы язылу декадасы уза, ташламалы бәяләр гамәлдә. Моннан тыш, «Язылу Сабантуе» акциясе үткәрелә. 29 майдан 11 июньгә кадәр «Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталарына язылучылар «Голубое озеро» шифаханәсенә 35 мең сумлык юллама һәм «Реамед» медицина клиникасы хезмәтләренә 3 мең сумлык өч сертификат уйнатуда катнаша ала. Уен 11 июньдә шәһәр Сабантуе вакытында узачак», – дип хәбәр итте «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе, «Знамя труда» газетасы баш мөхәррире  Людмила Воронина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса