Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Оазис» корыды, яки Сәламәтлек комплексы кем кулында

Халыкка хезмәт күрсәтүче социаль объектлар байтак, ә менә җәмәгать мунчасы элек икәү булса, хәзер инде берәү генә калды.

Әлмәттә элек-электән үк эшләп килгән Белоглазов урамындагы мунча бүген дә клиентлары күп булуы белән мактана ала. 

Проблемаларны вакытында хәл итә алырлык, чын эшмәкәрләрчә фикер йөр-түче, халыкка йөз белән борылып хезмәт куя торган чын хуҗалар эшли биредә — бәлки шуңадыр. Бәяләре дә күңелгә ятышлы бит — пенсионерларга 250 сум булса, башка категориядәгеләргә 300 сум каралган. Ә менә әлмәтлеләр яратып йөргән, Гафиятуллин-Әминов урамнары киселешендәге «Оазис» сәламәтлек комбинаты инде күптәннән эшләми. Гомумән, әлеге мунча комплексын чын мәгънәсендә бер «бәхетсез» язмышлы бина дияргә нигез бар. 

Бина төзелеше тарихына күз салсак, 2000 елда төзелә башлаган комплексның алты елдан соң тәмамланганын күрергә була. Аны төзүгә республика бюджетыннан акчалар бүлеп бирелә. Дүрт елдан соң финанслау туктатыла һәм объект сатуга куела. Шул рәвешле ул «ОСТА» җәмгыяте кулына күчә, төзү эшләре, ниһаять, төгәлләнә. Шулай итеп, «Оазис» үзенең ишекләрен әлмәтлеләргә беренче тапкыр 2006 елда ача. Декабрь азакларында, Яңа ел алдыннан ачылган бина әлмәтлеләр өчен зур бүләк булды. Ул чорда ике иркен мунча залы, сау-налар эшләгәнен күпләр хәтерлидер. Алтылап бассейны, сигез урынлык кына булса да кунакханәсе дә бар иде. Аз тәэмин ителгәннәр, ветераннар өчен җирле бюджеттан каралган ташламалар да булды. Кызганыч, әмма комплекс бары тик ике ел гына эшли һәм 2008 елда ябыла да. "Оазис«ка кабат 2013 елны гына «җан керә». Әлбәттә, бу нефтьчеләрнең һәм муниципалитетның ярдәме белән мөмкин була. Сәламәтлек комбинаты сатып алына һәм инде муниципаль учреждение буларак биредә кабат ремонт ясала. Комбинат Җиңү бәйрәме алдыннан тантаналы рәвештә ачылган иде. Хәтерегездә булса, вакыйга шәһәрнең 60 еллыгына һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгына туры китереп уздырылды. Биредә булган мөмкинлекләргә өстәп массаж ясау һәм фитнес заллары да ачылды. Шуңа өстәп 60 урынлык шактый гына иркен кафе да эшли башлаган иде. Бәяләр дә ул елларда халык кесәсен «тешләми» — бер тапкыр мунча кереп чыгу 150 сум тора, инде мунчадан соң бассейнда да су коенасың икән — 180 сум. Берничә ел дәвамында мунча шулай матур гына халыкка хезмәт күрсәтеп килде һәм... тагын ябылды. Инде менә шушы көннәрдә әлеге комплексны сатуга куйганнары турында хәбәр килеп иреште. Әлбәттә, моңсу күренеш бу. Кулдан килмәгәч, тик тотмаска, булдыра алырдайрак-ларга күптән тапшырасы иде дә бит югыйсә. Бер уйлап карасаң, шаклар катарсың — халык өчен төзелгән шушындый матур бинаны җан-фәрманга эшләтеп тотардай хуҗа юк. Әлмәтнең 70 еллыгын билгеләп узган чорда, бәлки, мунча-сәламәтләндерү комплексын яңартылган объект буларак ачардай эшмәкәрләр табылыр дип телисе генә кала инде хәзер.

Әйе, калабыз зур, төзек. Ул истәлекле урыннар, һәйкәлләр, әллә нинди заманча сыннар, фигуралар дисеңме — барысы да күз явын алырлык мәһабәт, матур. Тик шулай да җитәкчеләр кайчан халык ихтыяҗын кайгыртып, гади кешеләрнең үтенеч-гозерләренә колак сала башларлар икән дип тә уйлап куясың.

 

Резеда Исмәгыйлева

"Оазис"ның киләчәк язмышындагы үзгәрешләрне исә без алга таба да күзәтеп барачакбыз. Газета укучыларыбыз бу турыда иң беренчеләрдән булып белер дип ышандырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса