Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел өчен шөгыль - җан рәхәте

Аш-су осталары гомер-гомергә һәркемдә соклану уята. Шундый пешекчеләр арасыннан сезне тырыш та, гади дә, бар эшкә дә өлгер булган Фәридә Фоат кызы Бәхтигәрәева белән таныштырып узасыбыз килә.

«Үз эшенең остасы», «алтын куллы», «пешергән ризыклары телеңне йотарлык», диләр аның турында.

Хуш исле нарат урманнары һәм балыклы  тирән күлләре белән дан тоткан Иске Михайловка җирлегенең Ирекле авылында гомер кичерүче бу ханым чыннан да татар халкы аш-суларының «классикасы» булган  өчпочмак-бәлешләрне, уралма-рулетларны оста гына итеп түгел, ә шулкадәрле тиз арада һәм җиренә җиткереп пешереп куя.

Балалары, оныклары кайткач ашарлар дип, шул камыр ризыкларын суыткычта күпләп катыра. Авылдашлары да кунак яки берәр чара үткәрәсе булса, туп-туры Фәридә ханым янына ашыгалар - аның пилмәне дә, мантые да, голубцые, әллә ничә төрле салатлары һәм хәтта заманча «шаурмасы» да әзер.

- Пешергән ризыкларымны яратып ашасалар, мин канәгать. Гаиләбездә пешекчеләр бар иде дип әйтә алмыйм. Алай әни тәмле пешерә иде инде пешерүен.  Мин үзем Наратлы авылы кызы, мәктәпне тәмамлагач пешекчелеккә укыдым. Кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем белән өч бала - ике кыз, бер малай үстердек. Баштарак гаиләм белән Әлмәттә тордык, Җәлил бистәсендә дә яшәп алдык. 11 ел шунда мәктәптә табак-савыт юып, балалар бакчасында пешекче булып эшләдем. Чит җир барыбер чит инде ул. Күңел барыбер туган якларга тартылды - «эх, йорт салып, шунда төпләнеп каласы иде» дип хыялландым. Алланың рәхмәте белән, теләкләрем кабул булды.

 Ирекле авылында участогы-ние белән иске генә агач йорт сатып алдык та, бер ай эчендә яңа йорт күтәреп чыктык. Туганнар нык ярдәм итте - шуңа да тиз булды. Күченгәч инде әкренләп йортның эчке якларын ясадык, мунча төзедек. Каралты-сарайларыбыз да, бакчабыз да бик иркен. Алай олы маллар асрамыйбыз, шул тавык, үрдәк дигәндәй. Гомер үтә икән ул - биредә яши башлавыбызга да инде менә ун елдан артык вакыт узып киткән. Пешекче булгач гел плитә янында, гел ризык әзерләүдә булуымны күреп торган дусларым, якыннарым «ничек туймыйсың син бу эштән» дип тә әйткәлиләр. Яратып башкарган эштән ничек туясың ди инде ул. Җәйге чорда әле менә мәчеттә аш-су әзерлибез. Сеңлем Лилия бик булыша. Халык мәҗлес-мазар үткәрсә, торт пешереп бирүне дә сорыйлар. Мин үзем «Медовый» дигәнен генә пешерәм.

Аш-су остасы Фәридә Бәхтегәрәева

Ә  менә бисквитлы тортларны минем оныгым Илдан пешерә. Ул Әлмәттә  алтынчы сыйныфта укый. Яратып, фантазиясен эшкә җигеп, әллә нинди катлаулыларын, берничә яруслыларын ясый, үзем дә шаккатам хәтта.

Ул тортларның тәмлелеге - телеңне йотарлык. Аңа заказлар да бик күп бирәләр. Мактаныйм әле - оныгым да үземә охшаган,  аш-суга хирыслыгы бар, мөнәсәбәте җитди. Бәләкәйдән үк бә-рәңге тәкәләре ясашып, камыр басканны карап тора, гел булыша иде. Ходай кушса, пешекчелек юлыннан китмәсме әле дип тә уйлыйм, - дип куанычын белдерде Фәридә Бәхтигәрәева.

Шулай гына була күрсен, оста куллы пешекче ханымның хезмәте дәвамлы булсын.  Башкаларның да үтенечен канәгатьләндереп, матур итеп яшәргә язсын.

 

Язма РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының финанс ярдәме белән әзерләнде

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса