Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыйфатлы һәм ныклы ремонт булсын

Яз җитү белән калабызда төзү-төзекләндерү эшләре башланып китә. Хәзер әлмәтлеләр үзләре яшәгән йортларга капиталь ремонтның кайчан булачагын алдан ук белеп торалар.

Ишегалды биләмәләрен, торак йортларның эчен, тышын тәртипкә китерүне, инженерлык челтәрләрен алыштыру чорын халык аеруча түземсезләнеп көтә.

Шулай да берәүләр подрядчылар башкарган эштән канәгать булып калганда, икенчеләр ремонтның сыйфатсызлыгыннан зарлана.

Мәгълүм булганча, капиталь ремонт программасы Әлмәт җирлегендә 2008 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Шушы вакыт дәвамында гына да районыбызда 700 гә якын күпкатлы торак йортларга ремонт ясалганы билгеле. Күпләр хәтерлиләрдер, район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең бер туры эфирында бу мәсьәләне төптән кузгатып, үсеш департаменты директорыннан капремонт буенча төгәл саннарны бәян итүен сораган иде. Әлеге департаментның җитәкчесе Алексей Лазарев 2023 елда 39 торак йортны, 2024 елны 20, ә инде 2025 елны тагын 24ен ремонтлаячакбыз дип вәгъдә бирде.

Татарстан Республи-касының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында урнаштырылган карардан быел Әлмәт җирлегендә 45 күпфатирлы торак йортка ремонт ясалачагын күрергә була. Димәк, эшләр планлаштырылганнан артыгы белән башкарылачак. 2023 елда аеруча Ленин һәм Шевченко урамнарындагы йортларны тәртипкә китерүгә өстенлек бирелүен аңларга була. Бу исемлеккә Ленин урамындагы 57, 58, 63, 76, 101, 106, 109, 112, 114 а, 116, 125, 127, 129, 139 б, 141 б, 145, 147 нче торак йортлар кергән. Шевченко урамындагы алты күпфатирлы йортны да шушындый ук бәхетле язмыш көтә. Иң куандырганы – Шевченко урамындагы 120, 122, 124, 132, 134 нче йортлар белән берлектә, ниһаять, 5 нче йорттагы тулай торакка да ремонт ясалачак. Капиталь ремонт Түбән Мактаманың Будённый урамындагы 8 нче йортка да киләчәк. Быелгы программада Тукай проспектындагы 35 нче йорт, Төзелеш проспектындагы 12, 17, 22, 33, 8 Март урамындагы 12, 27, Автомобилистлар урамындагы 4, 10, Больничная урамындагы 3, Гагарин урамындагы 24 нче йортлар, Гафиятуллин урамындагы 15, Киров урамындагы 7, Җәлил урамындагы 47, Нефтьчеләр урамындагы 25, 37, Пушкин урамындагы 56, Радищев урамындагы 55 а йортлары, Фәхретдин урамындагы 23 һәм Әминов урамындагы 9, 9 а торак йортлары да бар. Әлеге йортларда нигездә түбәләргә, инженерлык челтәрләренә ремонт үткәреләчәк, кайбер йортларда лифтлар да яңартылачак, фасадлар да җылытылачак, ләкин барысында да түгел.

 

Үсеш департа-ментының капремонт белән шөгыльләнүче бүлек белгечләре хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта подрядчылар билгеләнгән йорт-ларның 38 ендә эшкә керешкәннәр инде, ә 15 торак йортта 50 процентлап эш башкарылган. Бик яхшы, тик идарәче компанияләр күпфатирлы торак йортларга ясалырга тиешле агымдагы ремонт турында да истә тотсыннар иде.

Гадәттә теге яки бу гозер белән кергән әлмәтлеләрне «Менә
капремонт килер, шунда рәтләрләр, кайгырмагыз», дип борып чыгару очраклары еш күренеш. Халык түли – агымдагы ремонт үткәрелергә генә түгел, тиешенчә, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш. Бу уңайдан әлмәтлеләр кесәләреннән саллы гына акчалар чыгарып сала бит.

Сүз дә юк, капиталь ремонт керсә, халык шатлана гына анысы. Торак йортларда яшәүчеләр комплекс-лы ремонт башкаруны сорый. Һәм аларның моңа тулы хакы бар. Тик боларның барысын да эшләү мөмкин түгел, торакның тузуы, ничәнче елдан файдалануы һәм башкалар исәпкә алынуы билгеле.
«Планлаштырылган эшләр генә үткәреләчәк», - ди подрядчылар. Ярый, аларча булсын ди, тик сыйфатлы гына башкарылсын иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса