Күпме газаплар күреп тә яшәүдән туймадым
Унынчы дистәне ваклаган Нәгыймә Могыйн кызы Галимова күз яшьләре белән сугарылган Җиңү бәйрәмен ел да көтеп ала.
Ул безне капка төбендә каршы алды. Бүген дә чибәрлеген югалтмаган Нәгыймә апаны шулкадәр газаплар күргәндер дип башыңа да китермәссең.
- Шушы нигездә тудым, шушында бөтен газапларны күрдем, яшәдем. Әтине белмим. Колхозлашкан чорларда әти колхозга кермәгән, шуның өчен Казанга мәҗбүри хезмәткә озатканнар. Колхозга кермәгәнгә таланып беткәнбез. Әтине алып киткәч калганын да талыйлар. Алты апам бар иде, үгиләр. Сеңлем бар иде. 1932 елгы. Ул ачтан үлде. Мин ничек үлмәгәнмендер дә, әни ничек үлмәгәндер - белмим. Сугыш вакытында тагын шулай булды. Ачлык, утын кирәк, киенергә юк.
- Нәгыймә апа, сугыш башланганны хәтерлисезме?
- Хәтерлим, 4 нче классны бетергән идем. 11 яшь. Мин бит 1930 елгы. Исән булсам, октябрьдә 93 тула. Аны-сы да Аллаһ бүләге. Күпме газаплар күреп тә яшәүдән туймадым. Тырыштым, эшләдем. Үлмәдем бит, калдым. Ул вакытларда күрмәгәннәр калмады инде. Әни ярымсукыр. Бер елны берни күрмичә бер ай мич башында гына утырды. Ашарга такы-токы. Мин бала-чага ул вакытта. Мәктәптән кайтуга инде караңгы төшә. Ул елларда бит кышлары да салкын, кары да күп була иде. Мәктәптән кайткач чана тартып утынга - тал чыбыгына китәм. Өйне җылытырга кирәк бит. Иртән торуга өй тагын суына. Мичкә ягып, ашарга әзерләп йөреп укырга да соңга калына иде.
Ничә еллар узуга карамастан, Габдрахман авылы кызы Нәгыймә апа аларны кичә генә булып үткән кебек, һәр детален берәмтекләп искә ала. Әйтерсең, тасмадагы кино кадрларының эчтәлеген сөйли. Нурга чумган зур, матур күзләрен яшь элпәсе каплый.
- Ә Җиңү көне ничегрәк исегездә калган?
- Җиңү көнен хәтерлим. Ай, анда укытучылар кычкырып елашалар, көлешәләр. Бер-берсен кочаклыйлар. Сөенәләр, үзләре кул чабалар, елыйлар, җырлыйлар. Аларга карап без дә көләбез, елыйбыз. Ул көнне ниләр кичергәнне тел белән сөйләп тә булмый инде. Бик көткән идек бит без аны. Авырлык-лар бетәр, рәхәт яшәрбез дип көттек.
Әйе, һәркем бәхет өмет итә, тырыша. Нәгыймә апа да тырышып 10 классны тәмамлый. Тик авыру әни белән үскән әтисез кызның укуын алга таба дәвам иттерергә мөмкинлеге шикле була.
Шулай да ул Әлмәткә комсомол комитетына барып үзенең хәлен аңлатып бирә, эш белән ярдәм итүләрен сорый. Озак та үтми, шәһәр комсомол комитеты аны культпросветка ай ярымга Казанга укырга җибәрә.
- Хәзер анда ничек барырга инде? Мин өйдән әлегә кадәр беркая да чыгып китмәгән. Казанда бер кешебез дә юк. Үги апаларыма рәхмәт. Алар миңа бик яхшы булдылар. Кием-салым, ашарга йомыркадыр, май кебек әйберләр биреп мине укырга җибәрделәр. Культпросветтан юлга акча да бирделәр.
Нәгыймә апа туктап, күзләрен бер ноктага төбәп, озак кына сүзсез торды. Чәчләрен ике толым итеп үргән, аркасына юл капчыгы, кулына фанер чемодан тоткан җиткән кызны карашы белән озата бара иде бугай.
Бер поезддан икенчесенә күчеп утыра-утыра Казанга чыгып китә кыз. Барып сыеныр бер кешесе, бер куышы юк. Ләкин тормыш яхшылыкка корылган. Аңа да юлында яхшы кешеләр аз очрамый. Поездда очраган бер апа Нәгыймәне үзе квартирга туктый торган туганнарына алып китә. Ул шунда торып ай ярым укып кайта. Кайтуга кызны Бишмунча авылы поселогы Акчишмәгә китапханәче итеп билгелиләр.
Инде бары да җайланды кебек. Ләкин кебек кенә шул. Авыру әнисен карарга кирәк була аңа. Гаилә дигән тормыш арбасы да вакытсыз туктап кала.
- СМУ-12 дә төзелештә эшли идем. Бу инде 1954 ел, - дип сүзен дәвам итә Нәгыймә апа. - Кешеләрне Тула шәһәренә төзелешкә эшкә җибәрә башладылар. Анда сугыш үткән. Үзем генә булгач мине дә җибәрделәр. Җиңү бәйрәме булгандыр инде, миңа әле Мәскәүдәге салютны да күрергә насыйп булды.
Татар кызларының уңганлыгына сүз әйтерлек түгел. Нәгыймәнең дә тырыш, ярдәмчел, белемле булуын бик тиз күреп алалар. Лаборантлыкка укырга керергә, Тулада эшкә калырга кыстыйлар.
- Федоровна дигән отдел кадрдагы ханым: «Әйдә, кал, син бик тиз өйрәнә торган. Русча да өйрәнерсең», - диде. Ләкин әнине карарга кирәк иде бит. Мин кайтып киттем. Ул вакытта Тула бик имәнгеч, бик җимерек иде. Бөтен тәрәзәләр капланган. Хәзер бик матур диләр инде. Ерак түгел генә Щекино дигән шәһәр бар. Анда завод булган. Нимес аны өч ай буена тапаган. За-водны бомбить иткән. Бөтен җир чокыр-чакыр. Шуннан базарга бара идек. Юл буе тезелгән булыр иде аяксыз-кулсыз япь-яшь егетләр, кызлар. Хәер сорашалар. Безнең инде үзебезнең дә аларга бирерлек хәлебез юк. Мин анда бәрәңге күрмәдем. Бар ул, кыйммәт.
Әйе, газапларның Нәгый-мә апа күрмәгәннәре калдымы икән бу җир йөзләрендә?! Тик ул иманын сатмый, ке-шеләргә ышанычын, яшәүгә мәхәббәтен, матурлыкка сок-лана белүен югалтмый. Зур, якты өенең һәр почмагында чәчәкләр, гөлләр, стеналарын Аллаһ исемен телгә алган шәмаилләр бизи.
- Мин алар белән сөйләшәм: гөлләр белән дә, чәчәкләр белән дә, догалар белән дә. Читтән караган кеше мине юләрләнгән дип уйлыйдыр инде. Юк, аллага шөкер, шулай үз аягымда, үз акылымда әле яшәргә язсын. Менә бу Украина гына тынычлыгыбызны качырды. Илләр генә тынычлансын иде. Алла теләсә әле Җиңү бәйрәменә дә барырмын. Мин теләкләр теләргә яратам. Илләргә тынычлык, җитәкчеләргә зиһен, авылдашларыма, туганнарыма исәнлек телим. Авылыбызны ялт иттереп карап торган Шәфәгатькә дә, Венерага, барысына рәхмәтләр укып, теләкләр теләп торам. Ул бит минем күрше кияве. Алар барысы да бик тырыш, бик эшчән нәсел, - дип сөйли Нәгыймә апа.
Ул әле бүген дә үз керен үзе юып, бакчаларын карап, чәчәкләр үстереп гомер итә. Еллар агышы, сугыш газаплары Нәгыймә Могыйн кызының яшәүгә, кешеләргә булган мәхәббәтен суытмаган.
Без кузгалып киттек. Ул чирәмле капка төбендә изге теләкләрен теләп, гөлләре чәчәк аткач тагын килергә дип чакырып калды. Исәнлектә күрешергә язсын, Нәгыймә апа!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа