Әлмәткә «катюша»ның беренче командирларының берсе Барий Йосыповның бронза бюсты кайтарылды
Бюст картиналар галереясында 1 ел сакланачак.
5 майда Әлмәт картиналар галереясендә «батырлык үлемсез» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы герое Барий Йосыпов (1903-1981) бюсты ачылд. Әлмәт авылында туган герой БМ — 13 реактив артиллериясенең легендар «катюша» хәрби машиналарының беренче командирларының берсе буларак тарихка кереп кала.
Герой Барий Йосыповның бронза бюсты Санкт-Петербургның Дәүләт Рус музееннан Әлмәткә китерелә. Администрациядә "Татар-информ" га хәбәр итүләренчә, картиналар галереясе бинасында ул бер ел сакланачак.
Бюст авторы танылган скульптор Вера Мухина (1889-1953), биш Сталин премиясе иясе, 24 метрлы "Эшче һәм колхозчы" монументы авторы. Ул хәзер дә башкаланы бизәүче «Гимн Интернационалу», «Море», «Земля», «Плодородие», «Хлеб» монументаль скульптуралары авторы.
Чарада Барий Йосыповның туганнары, ТР Мәдәният министрлыгы, Әлмәт районы администрациясе, ветераннар советы вәкилләре, «Туган як» крайны өйрәнү клубы әгъзалары катнаша.
Барий Абдуллович Йосыпов 1903 елның 10 декабрендә Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт авылында крестьян гаиләсендә туган. Революцияләр, хакимият алмашынуы, гражданнар сугышы булачак герой тормышына үз төзәтмәләрен кертә.
1919 елда егет комсомол сафларына керә. Оешма үтенече буенча, Барий Абдуллович мәрхүм бабасы хөрмәтенә «Йосыпов» фамилиясен ала. Шул ук елда волостьның иң яхшы комсомолчылары арасында Йосыповны Казан Кремленә команда курсларына укырга җибәрәләр, шулай итеп егет артиллерист юлына баса.
1930 елдан 1934 елга кадәр Йосыпов Ленинградта РККА хәрби-техник академиясендә белем ала. Уку елларында Барий Абдуллович һөнәри күнекмәләр генә түгел, ә үз карашын якларга, нәтиҗәле карарлар кабул итәргә һәм гамәлгә ашырырга өйрәнгән. Академияне тәмамлагач, Йосыпов Ташкентта хәрби мәктәпне җитәкли, соңрак ул Рязань артиллерия училищесының дивизион командиры итеп билгеләнә.
1941 елның апрелендә Барий Абдулловичны Баш командование резервының гаубик артиллерия полкы командиры итеп билгелиләр, ул июнь ахырында көнбатышка — Бөек Ватан сугышы башланган урынга китә. Кызыл Армия составына кергән ракета коралын хәрби куллану өчен махсус гаскәрләр оештырылгач, Барий Абдулловичны реактив артиллериягә күчерәләр. Йосыпов совет конструкторлары тарафыннан эшләнгән куркыныч серле коралны — сугышчылар тарафыннан яратып «Катюша» дип аталган БМ-13 хәрби машинасын беренче сынаучыларның берсе була.
20 сентябрьдә Барий Абдуллович гвардия миномет часте оператив төркеме штабы начальнигы итеп билгеләнә. Яңа коралны үзләштергәннән соң, Йосыпов аларны сугышта куллану буенча тактик алымнар һәм инструкцияләр уйлап таба.
Мәскәү өчен сугышта Барий Абдуллович төркеменең тәвәккәл грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә совет гаскәрләре оборонадан һөҗүмгә күчә. 1942 елның гыйнварында Йосыпов җитәкчелегендәге биш дивизионнан торган оператив төркемнең Старая Русса янында немец танклары белән бәрелешү барышында Барий Йосыпов авыр яралана.
25 мартта табиблар тарафыннан коткарылган Йосыпов Ленин ордены белән бүләкләнә. Савыкканнан соң Барий Абдулла улы армиядә хезмәт итүен дәвам итә, катюша өчен кадрлар әзерләгән гвардия өйрәнү бригадасын җитәкли.
1946 елда Йосыпов икенче Ленин ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Барий Йосыпов Мәскәүдә төпләнә, анда партия эше белән актив шөгыльләнә, татар халкы арасында эш буенча штаттан тыш пропагандист булып санала, лекцияләр укый һәм булачак командирларны әзерли.
1981 елда Барий Абдулла улы Йосыпов Мәскәүдә вафат була.
Фото: Әлмәт картиналар галереясы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа