Әлмәттә 4, 5, 6, 8 һәм 9 майда транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк
Шәһәр урамнарын ябу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган парад һәм тантаналы чаралар репетицияләре белән бәйле.
Парад репетицияләрен һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 5, 6, 8 һәм 9 майда шәһәр урамнарын түбәндәге маршрутлар буенча ябу планлаштырыла:
4, 5 майда 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр:
Ленин урамы участогы (Заслонов урамыннан Радищев урамына кадәр);
6 майда 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр:
Ленин урамы участогы (Заслонов урамыннан Радищев урамына кадәр);
8 майда 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр:
- Ленин урамы участогы (М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр);
9 майда 6.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр:
- Тимирязев урамы участогы (Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр);
Ленин урамы участогы (Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәр);
- Гагарин урамы участогы (Белоглазов урамыннан Ленин урамына кадәр);
9 майда 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр:
Ленин урамы (Төзүчеләр проспектыннан Чехов урамына кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа