Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чернобыль һәлакәте корбаннарын искә алдылар

26 апрель көнне Әлмәттә дөньякүләм тарихта иң фаҗигале даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 37 ел тулуны билгеләп уздылар.

Митинг шәһәрнең «Хәтер» мәйданында узды. Бирегә чернобыльчеләр, афәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, арабыздан вакытсыз киткән якташларыбызның хатыннары, балалары, туганнары, район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. 

Чыгыш ясаучылар әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү гади халык җилкәсенә төшүен, күзгә күренмәс мәкерле дошман белән көрәшкә меңләгән кеше күтәрелүен искә алдылар. Район башлыгы Тимур Нагуманов бүген дә илебез иминлеге сагында торучы батыр якташларыбыз белән горурлануын белдерде, 20 елдан артык актив эшчәнлек алып баручы «Чернобыль» берләшмәсенең Әлмәт бүлегенә рәхмәтен җиткерде.  Әлеге бүлек җи-тәкчесе Роберт Никитин үзе дә муниципалитет, социаль яклау идарәсе, оешма-предприятиеләрнең ярдәме зур булуын билгеләп узды. Шулай да толлар исеменнән чыгыш ясаган Таисия Мөхетдинова Чернобыль атом электр станциясендәге һә-лакәтне бетерүдә катнашып гомерләре өзелгәннәр хөрмәтенә 2011 елда куелган һәйкәлгә ремонт ясарга кирәклеген кабат искәртте.

- Былтыр да, өченче ел да җитәкчеләребез һәйкәлне ремонтларга вәгъдә бир-гәннәр иде, нәтиҗә юк, ә йөрәк әрни. Инде бәлки шушы үзебезнең җәмгыять әгъзалары белән берлектә тиешле дәрәҗәдә рәткә китерербез дип тә уйлап торабыз, - диде Таисия ханым.

Әйе, аның сүзләрендә хаклык бар. Хәтер саклансын өчен, истәлекле урыннарны тәртиптә
тотарга, кадерләп саклый да белергә кирәк. Шулай булганда гына һәйкәлләргә дә эз суынмый, тарих та онытылмый.

Митинг азагында арабыздан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды. Һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.

Урал Галиев, 72 яшь:

- Чернобыль һәлакәте ул минем йөрәгемә уелып калган, җелегемә кадәр үтеп кергән тирән яра. Мин үзем Оренбург якларында туып-үстем. Әлмәткә 1995 елны килеп төпләндек. Бу фаҗиганең нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашканда миңа 35 яшь кенә иде. Әле дә хәтердә, безне Үзбәкстанның Андижан каласына командировкага җибәргәннәр иде. Мин һөнәрем буенча монтажчы, «Куйбышевэнергомонтаж» предприятиесендә эшләп йөргән еллар. Җыенырга куштылар, тик Чернобыльгә барачаксыз димәделәр, «Казахстанга элеваторга барасыз, анда уңыш җыю чоры башлана, бинадагы эшне тизрәк бетерергә кирәк» дип ышандырдылар. Чиләбедә комиссия тордык та, Мәскәүгә самолетта очтык. Шуннан Чернобыльгә юл тоттык. Бирегә иң беренче килүчеләр булганлыктан, безне «пионерлар» дип тә атадылар әле. Килеп төшү белән палаткаларга урнаштырдылар. Яшь чак, аны-моны уйламыйсың, кая инде ул радиация дип куркып торулар. Рәхәтләнеп бар җирне карап йөрибез. Эшебезне дә җайлы гына алып барабыз - 3 нче һәм 4 нче блоклар арасындагы җимерек стенадагы иске арматураны чистартып, яңасын эретеп ябыштырасың, безнең арттан ташчылар төшә. 10 минут эшләгәннән соң кире менәбез - безне алыштыралар. Шулай 45 көн эшләдек. Радиация күрсәткечләрен көн дә үлчиләр иде, үзләре алай аны-моны әйтмиләр. Аннан сиңа дөресен кем әйтсен ди инде.  Нишлисең, эшләргә, илебез куйган бурычны үтәргә кирәк. Чернобыльдән кайткач кына радиациянең ни дәрәҗәдә сөякләргә үткәнен аңладым - бар буыннар эчтән яна, түзеп кенә тор. Ун еллап сөтле, майлы ризык ашый алмадым. Аннан соң ничектер өйрәнелде. Шуңа да карамастан бернәрсәгә дә үкенмим, язмыштан барыбер узмыш юк бит. Димәк, шулай кирәк булган. Мин бар кешегә дә бары тик исәнлек телим, бу тормышның кадерен белеп гомер итәргә насыйп булсын һәммәбезгә дә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса