Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында әлмәтлеләр белән очрашулар башланды

Быел 84 йортны үз эченә алган 41 ишегалды территориясе тәртипкә китереләчәк.

 Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында халык белән очрашу узды. Аның кураторы Вероника Ямилова 2023 елда Әлмәт районында 84 йортны үз эченә алган 41 ишегалды тәртипкә китереләчәген сөйләде: шәһәрдә-30, районда-11. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык белән әңгәмә "Кванториум" балалар технопаркының актлар залында узды.

2020 елда программаны эшләтеп җибәргәнче үк бөтен Россиядән архитекторлар һәм белгечләр белән берничә чара уздырылган иде, анда инде дүртенче ел эш алып барыла торган төп принциплар ачыкланды – диде куратор. Алар арасында комплекслы караш, җәяүлеләр өстенлеге, киртәсез мохит булдыру, куркынычсызлык, парковка урыннарын тәртипкә китерү, яшелләндерүне саклау.

Программаны гамәлгә ашыруга системалы караш йорт яны территориясен барлык социаль мөһим позицияләр белән, шул исәптән парклар, мәктәпләр, балалар бакчалары, тукталышлар һәм башка уңайлы җәяүлеләр юллары белән бәйләргә мөмкинлек бирә.

Шулай ук Ямилова ишегалдында башкарылган эшләр турында сөйләде. Программада юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, яктырту баганаларын, эскәмияләрне һәм урналарны урнаштыру, чүп мәйданчыклары өчен катлам әзерләү, ком белән капланган мәйданчыкта балалар һәм спорт җиһазларын урнаштыру, шулай ук хуҗалык-көнкүреш җиһазларын урнаштыру каралган.

Очрашуда халык үз ишегалларын төзекләндерү схемалары белән танышты һәм  архитекторлар, күршеләр, идарәче компанияләр һәм муниципалитет вәкилләре белән фикер алышты. Алар шулай ук төзелеш вакытында сыйфатны контрольдә тоту, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар урнаштыру һәм ишегалды схемасына үзгәрешләр кертү турында сораулар бирделәр.

Киләсе очрашуларда халыкка йомгаклау схемаларын күрсәтәчәкләр. Шуннан соң эшчеләр эшкә керешәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса