Язгы ташу уяулык сорый
Табигать үз законнары белән яши. Язгы ташуларны бәла-казасыз үткәреп җибәрү буенча эш дәвам итә.
Март аеның кояшлы көннәре битне генә түгел, җанны да иркәли, күңелне күтәрә.
Ниһаять, урамда чын-чынлап яз исе килә башлады. Ә менә шәһәрнең гадәттән тыш хәлләр идарәсе һәм эзләү-коткару посты хезмәткәрләре ел да бу чорны борчу-мәшәкатьләр белән каршылыйлар. Язын һава торышы «көйсез кияү» кебек бит - әле генә кар ява, кинәт ул яңгырга әверелә, кичтән эреп аккан сулар иртәнгә боз булып ката да көндез гөрләвекләр булып ага. Кар быел әллә ни күп булмаса да, кинәт кенә җылытып җибәрсә, урамнарны, ишегалларын, йорт тирәләрен су басып китәсен көт тә тор.
Әлмәт җирлегендә су басу куркынычы булган торак пунктларга елдагыча Иске Әлмәт, Урсалы, Тайсуган, Түбән Мактама, Рус Акташы, Елховой керә. Биредә яшәүчеләр язгы чорны шулай ук борчылып каршы алалар, каралты-кураларын кардан-боздан арындырып кына торалар. Бакчаларны су басмасын, бәрәңге базына су төшмәсен дип тырышалар. Бүгенге көндә шәһәрнең кайбер йортларының подвалларына кадәр су төште бит. Бу уңайдан редакциябезгә шалтыратучылар да булды. Идарәче компанияләргә алдан ук хәстәрен күрергә - йорт тирәләрендәге карны вакытында чыгарып түгәргә һәм ерганаклар ерып, кар суларын йорт нигезеннән читкәрәк юнәлтергә генә кирәк булгандыр да бит инде югыйсә. Шулай да Әлмәт җирлегендә язгы ташу белән бәйле ситуация быел кискен тормый булып чыкты. Эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев шулай дип ышандырды. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән вәкилләре белән булган очрашуда ул түбәндәге аңлатманы бирде.
- Быел башка елларга караганда явым-төшем 30 процентка кимрәк күзәтелде. Әлмәт районы сулыкларында боз катламы 50-55 сантиметр тәшкил итә. Шулай да һава торышы шартлары без көткәнчә булмады - ташуның төп уяну вакытын апрель аеның икенче декадасына дип чамалавыбыз дөреслеккә туры килмәде. Күргәнегезчә, ташу инде март азакларында югары ноктасына җитәчәк. Көннәр җылы торса да, суның алай кинәт күтәрелеп китүе күзәтелми, «нуль» отметкасын күрсәтә. Дала Зәенең торышына көненә ике тапкыр күзәтү ясала. Әгәр дә инде елгадагы су кинәт кенә күтәрелә икән, бу турыда халыкка кичекмәстән җиткереләчәк. Су басу куркынычы янаган торак пунктларда яшәүчеләргә алдан ук памяткалар таратылачак, авыл җирлекләре үзләре дә бу уңайдан хәбәрдар, анда махсус постлар куелды, алар да тиешле чаралар күрергә әзер торалар. Су басу очраклары районда күп булмаса да, инде бар. Тик бу торбаларның вакытында чистартылмавы нәтиҗәсендә генә килеп чыккан. Әлмәт җирлегендә яшәүчеләргә хәзер иң беренче чиратта дренажларны, торбаларны чистартырга киңәш итәр идем. Яз үзенекен эшли - кар эри, су җыела, болар барысы да табигый күренешләр. Тагын бер кат шуны әйтеп үтәм - 2012 елдагы кебек су басу очраклары кабатланырга әлегә бернинди дә сәбәпләр юк. Шул ук вакытта биш җирлек - Карабаш, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы һәм Әлмәтнең кар сулары Дала Зәе аша узуын, ә елганың Әлмәт җирлегендә булуын күз уңында тотарга кирәк. Кинәт кенә җылытып җибәргән очракта Дала Зәенә көчле йөкләнеш булырга мөмкин. Ләкин шуңа басым ясап әйтәсем килә, без барысына да әзер, ситуация даими контрольдә, - дип ышандырды Фәсхетдин Хәбетдин улы.
Резеда Исмәгыйлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа