Кулланучыларның хокукларын яклау көне
Кулланучы буларак, һәркем үз хокукын белергә һәм кирәк чакта якларга тиеш.
Россия беренче тапкыр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен 1992 елда билгеләп үтте.
Ул вакытта гражданнарның хокукларын, шулай ук сәүдә итүче яки кулланучыларның хокукларын яклау системасы хезмәтләрен күрсәтүче оешмаларның хокукларын һәм бурычларын закон нигезендә беркеткән «Кулланучыларның хокук-ларын яклау турында» РФ Законы кабул ителде. 1994 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен барлык төбәкләрдә киңрәк билгеләп үтә башладылар, әмма рәсми төстә аңа 1996 елда, Россия Федерациясе Бөтендөнья кулланучылар берлеге оешмасына кергәннән соң гына нигез салынды һәм ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә башлады. Әлеге ис-тәлекле көннең шигаре ел саен төрле була. 2023 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы - Экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү.
Бу тормышта һәрберебез кулланучы булып тора. Без көн дә диярлек кибеттән яки интернет аша нәрсә дә булса сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Һәрберебезнең дә гомерендә бер генә тапкыр булса да сыйфатсыз азык-төлек, кием-салым, техника сатып алганы бар. Бу уңайдан гаделлек урнаштыруда дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре әлмәтлеләргә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торалар.
- Узган елда гына да бүлеккә әлмәтлеләрдән 1000 гә якын мөрәҗәгать кабул итеп алынды. Шуларның ике йөзе безгә язмача тапшырылды. Менә шушы ике йөз мөрәҗәгатьнең 185 е уңай хәл ителде. Нигездә кулланучылар кибеттән сатып алынган кием-салымның, аяк киеменең сыйфатсызлыгыннан, көнкүреш техникасының ватылуыннан һәм әлеге товарларны сатучыларның законсыз гамәлләреннән зарланалар. Ә 2023 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 6 кеше бездән ярдәм сорап килде. Хәзерге вакытта аларның эшләрен карыйбыз. Минем шуңа басым ясап әйтәсем килә, без кулланучыларның хокукларын якларга һәрдаим әзер. Консультацияләр үткәрәбез, халыкка проблемаларын ничек, нинди юл белән чишәргә мөмкинлеген аңлатабыз, претензияләрне дөрес, үтемле итеп язарга булышабыз. Болар барысы да түләүсез башкарыла. Претензия язып та, ун көн эчендә хәл чишелеш тапмый икән, юристыбыз судка гариза язуда да булышлык күрсәтә. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр безгә бик сирәк мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә дә без үзебез халыкка чыгабыз, торак пунктларда күчмә кабул итүләр оештырабыз. Кулланучылар хокукларын бозуга кагылышлы четерекле мәсьәлә буенча безнең бүлеккә 8(8553) 33-67-02 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - дип аң-латты бүлек консультанты Венера Шәрәфетдинова.
Чыннан да, онлайн сатып алулар киң таралыш алган чорда кулланучыларга үз хокукларын белеп тору аеруча кирәк. Күпләр товар сатып алганнан соң аны кире кайтарып булмый инде дип кул селти. Бу бер дә алай түгел икән. Интернет аша алынган товар сатып алучыга ошамаса, кимчелеге булса, кулланучы аны җиде көн эчендә бернинди аңлатуларсыз кире кайтара ала.
Товар өчен түләгән акчаны кайтаруга килгәндә, бу очракта да «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 23 нче маддәсенә таянып эш итү зарур, ди белгечләр. Бу закон нигезендә, сатучы акчаны вакытында кире кайтармаса, һәр тоткарланган көн өчен товарның тулаем бәясенә, шушы бәядән чыгып, тагын 1% өстәлергә тиеш. Шунысы да бар - кулланучының товар өчен түләгәнлеге хакында документы булуы зарур.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа