Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Татар пычагы» бренды булдырылган

Һәр халыкның үз коралы бар.

Әлмәттән Хәмит Исмәгыйлев «Татар пычагы» брендын булдырган. Ул тимердән эшләнгән пычак, балта һәм кылычларын Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында үткәргән ярминкәдә тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Хәмит Исмәгыйлев сүзләренчә, һәр халыкның үз коралы – пычагы бар. «Татар пычагы» тарихи яктан да рәсмиләштерелгән.

«Татар пычагының үткен ягы кире якта. Атта барганда өстән аска таба ату, яки астан кадау өчен уңайлырак. Бу пычаклар сугышчылар белән бергә күмелгән булалар. Алар 16-17 гасырда инде күренми башлыйлар. Бу пычакны безнең тарихчыларыбыз өйрәнгән, ул Искәндәр Измайлов хезмәтләрендә дә бар. Татар пычагы корал буларак тарихи яктан рәсмиләштерелгән», – дип сөйләде ул.

Хәмит Исмәгыйлев – нәселле тимерче. Аның ике як бабасы да тимерче булган.

«Безнең нәселдә тимерчеләр күп. Ике яклап та бабайлар тимерчеләр, бабайның бабае да шөгыльләнгән. Әни ягыннан Әхмәт бабай комганнар, тазлар ясаган. Әти ягыннан бабай белән бергә ат дагалары ясый, ындырда тырмалар чүки идек. Үзем аның белән унбиш яшьтә пычак ясадым. Өйдәге пычаклар да үзем ясаган. Нәсел һөнәрен югалтмас өчен дә кирәк, үзеңнән соң да эш кала», – дип сөйләгән ул .

Тимерче оста тарихи кораллар белән тарихи реконструкцияләрдә катнаша. Аның сүзләренчә, бу пычаклар бердәнбер экземплярда, аларның копияләре, аналоглары юк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса