Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә урманнарында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

Әлмәт районы урман хуҗалыгы хезмәт коллективы җыелышы булды.

 2022 елга йомгак ясалды һәм 2023 елның янгын куркынычлы сезонына әзерлек турында фикер алыштылар.

Министр Равил Кузюров белгечләргә урман законнарын бозуны кисәтү һәм ачыклау, урманнарның санитар һәм урман-патологик торышын яхшырту белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

"Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк. Янгынга каршы кампаниянең уңышы барлык структураларның һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлегенә бәйле", - дип ассызыклады министр.

Җыелыш урман хуҗалыгының иң яхшы вәкилләрен ведомство бүләкләре, район советы һәм башкарма комитетның рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса