Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшылар исәбендә

16 ел эшләү дәверендә ул күп тапкырлар идарәнең иң яхшы рационализаторы дип танылды.

Алексей Николаев «Нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү һәм эксплуата-цияләү» белгечлеге буенча Әлмәт политехник техникумын тәмамлаганнан соң, «Әлмәтнефть» идарә-сенә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшкә урнаша.

2006 елдан нефть һәм газ чыгару цехында обходчик булып эшли, ә соңгы 12 елда 3 нче ЦДНГның дожимлы насос станциясендә хезмәт куя.

Нефть һәм газ чыгару буенча операторның төп вазифалары дожимлы насос станцияләренең берөзлексез эшләвен тәэмин итүдән гыйбарәт. Бу - нефтепромысел җиһазларына, установкаларга, механизмнарга хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау да,  чыгару линияләрен һәм коллекторларны парафиннан арындыру, җир өстендәге җиһазларны монтажлау һәм сүтүдә катнашу да. Бу эшләрнең барысын да Алексей мастерлары Таһир Булатов җитәкчелегендә, кулалмашы Рамил Шириев белән берлектә башкара.

2010 елда  дожимлы насос станциясен реконс-трукцияләү яшь оператор өчен хезмәт эшчәнле-гендә иң истә калырлык, зур вакыйга була. Эш күләме гаять колачлы булганлыктан, күп кенә службалар һәм эретеп ябыштыру звенолары эшкә җигелә, технологик эшчәнлек үзгәртеп корыла. Алексей Николаев сүзләре белән әйткәндә, эш кайный.

2012 ел да аның өчен истәлекле булып тора. Алексей анда «Әлмәт-нефть» идарәсенең иң яхшы яшь рационализаторы» исеменә лаек була. Шулай ук актив рационализаторлык эшчәнлеге өчен Татарстан Респуб-ликасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятеннән бирелгән бүләк тә аның өчен бик мөһим.

- Шундый бүләк алуыма мин бик шат идем. Безне, яшь рационализаторларны, Яшел Үзәнгә чакырдылар. Анда бер атна дәвамында семинарлар үткәрелде, төрледән-төрле түгәрәкләрдә катнаштык, бер-беребез белән тәҗрибә һәм бе-лемнәребезне уртаклаштык. Бик мавыктыргыч һәм рәхәт булды, - дип искә ала ул.

«Татнефть» хезмәт-кәрләре арасында 2022 елның 4 нче кварталында үткәрелгән мотивацион конкурслар йомгаклары буенча да Алексей «Эшчеләр арасында иң яхшы автор» номинациясендә җиңүче дип танылды.

- Эштә вакытта, җи-һазлар белән берьялгызым гына калганда нинди дә булса процессларны яхшырту буенча идеяләр үзеннән-үзе башка килә.  Ә яхшыртыр җирләр һәм уйланганнарны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр бездә җитәрлек. Элеккеге кебек үк, хәзер дә идеяләр күпчелек нинди дә булса операцияләрне башкаруны гадиләштерүгә һәм тизләтүгә юнәлдерелгән. Әйтик,  фланецлы кыс-тырманы алыштырган яки шпильны отцентровкалаган вакытта. Рационализаторлык эшчәнлегенә тартылуым күптән башланган иде инде, - дип фикерләре белән уртаклаша Алексей. - Өйдә агач һәм металл белән эшли торган бөтен коралларым да бар. Алар белән нәрсә дә булса уйлап чыгара идем, һәм бу миңа бик ошый иде. Аннары, эш коралларым да, җитәрлек кадәр күнекмә-ләрем дә булгач, нигә эш урынында да нәрсә дә булса кертеп карамаска дигән карарга килдем. Шулай итеп, җиһазларны һәм җайланмаларны мөстәкыйль рәвештә ясый яки үзгәртә башладым.

 

Көчле рухлы, нык ихтыярлы, кыю, бар эшкә дә оста кеше, җаваплы һәм инициатив оператор булудан тыш, Алексей кайгыртучан әти һәм тормыш иптәше дә. Ул зур гаилә башлыгы - хәләл җефете белән бергә менә дигән өч кыз тәрбияләп үстерәләр, бөтен буш вакытын ул аларга багышлый.

 

Розалия Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса