Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ак Барс»ның тугры җанатары

Язның беренче ае Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән башланып китә.

Язгы кояш нурлары һәм гүзәл затларның ягымлы елмаюлары белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз.

Һәркемнең дә якыннарына, дусларына матур сүзләр ирештерәсе, изгелекләр эшлисе килә. Бигрәк тә олы яшьтәге әбиләребезне сөендерү - безнең иң зур бурычыбыз дип саныйм, чөнки алар сугыш елларының бар ачысын татып, авырлык-ларын үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр.

Яңа Нәдер авылында гомер кичерүче Гасимә апа Гобәйдуллина шундый күркәм шәхесләрнең берсе. 95 яшен тутырып килүче әлеге Ак әби белән күрешеп-сөйләшеп утыру минем өчен үзенә күрә бер күркәм һәм истәлекле вакыйга булды дисәм, бер дә ялгыш булмас.

- Иң бәхетле кеше инде мин, кызым. Шушындый матур, иркен тормышта гомер кичерә алуым белән бәхетле. Балаларым бик яхшы карыйлар, көн дә тәмледән-тәмле ризыклар гына ашаталар, рәхмәт аларга, - дип башлады ул сүзен. Чыннан да, әлеге сүзләрдә хаклык ярылып ята. Гасимә апа яшәгән йорт - төп нигез. Урамнан ук күренеп тора - яңартылган, каралган. Бүлмәләр иркен, пөхтә, бар җирдән көрлек бөркелә. Шушы ямьле өйне балкытып, иң түрдә мөлаем йөзле, җор сүзле, акыллы карашлы, тыйнак кына Гасимә апа утыра. Ул һәрбер сүзен бик ачык итеп, җиренә җиткереп сөйли. Кызы Илсөяр исә әнисенең әйткән сүзләрен тулыландырып, аңлатып бара.

- Мин үзем Яңа Нәдер авылы килене, тумышым белән Бөгелмә районы Карабаш авылыннан. Гади колхозчылар гаиләсендә үстем. Карабашта җиде класс белем алдым, мәктәпне тәмамлагач колхозда, соңыннан Бөгелмәнең үзендә эшләдем. 1952 елның 1 сентябрендә кияүгә чыктым. Ирем - Нәдер авылы егете Тәхаветдин белән шул төзелеш эшләрендә йөргәндә танышкан идек. Ул елларны әле дә хәтерлим - элек бар нәрсә дә кул көче белән башкарыла иде бит инде. Трассаларны, траншеяларны көрәк белән казый идек. Ике кешегә тирәнлеге 1 метр 70 сантиметр, озынлыгы 3 метр булган траншея казу көндәлек норма санала иде. Аркадан парлар чыга, фуфайка эчендә бер йодрык ипи, аны өскә менеп кимереп алабыз да, тагын аска төшеп китәбез казырга. Бер авылдан икенче авылга Тәхаветдин белән бергә эшләп йөрдек. Яңа Нәдер авылына килеп төпләнүебез 1953 елны булды. Без шул эшләп йөргән җиребездән - Баулы районы Кызылъяр авылыннан кайттык монда. Ул вакытта олы улыбыз Сирингә бер яшь тулып кына килә иде әле. Тәхаветдин белән башта бер иске йортлы участок сатып алдык, аннан икәүләп бура бурап, йорт күтәреп чыктык, шунда биш бала үстердек. Башта хөкүмәттә, аннан «Зәй» хуҗалыгында эшләргә туры килде. Колхозда фермада, киндер һәм чөгендер басуларында эшләгән чак-лар мәңгегә хәтердә калды инде. Үзебезнең дә каралты-кура тулы мал булды - өчәр сыер асрадык, сарыгын да үрчеттек. Ничек өлгерелгәндер инде, белмим. Чаптык та чаптык - балаларның кечерәкләрен олылары карый иде. Ирем Тәхаветдиннең туганнары бик күп авылда, гел булышып, ярдәмләшеп тордылар. Күршеләребез дә бик булыштылар. Улым Инсафны 1961 елда шушында үзебезнең Нәдердә таптым. Элек бит күпер төбендә генә урнашкан иде авылның роддомы. Шул вакытта берочтан җиде кешенең хәлемне белергә, котларга дип килгәннәре матур хатирә булып истә калган. 1978 елның августында илле яшемдә лаеклы ялга чыктым. Ходайның рәхмәте белән, иремнән бик уңдым - ул бик акыллы, булдыклы кеше булды, каты бәрелеп, авыр сүз әйткәне булмады. Сугыш ветераны, үзе балта остасы, оста сугымчы да иде. Ул әле Карабаштан алып килеп минем әнине дә карады. Шулкадәрле хөрмәт итте инде ул аны. Элегрәк бездә унсигезешәр, егермешәр кеше кунак булып китә торган иде. Тәхаветдин кунак-ларга мунчаны бер көнне, ә әнигә махсус икенче көнне яга иде. Әни гел намазда булды, авырып киткәч тә озак чирләп ятмады, гүр иясе булды. 2002 елны инде Тәхаветдинем бакыйлыкка күчте. Менә шулай, җайлысын да, җайсызын да күрдек. Хәзергесе өчен, балаларым, оныкларым, оныкчыкларым өчен куанып туя алмыйм. Менә Илсөярем көн дә килә, ипиен, тәмлүшкәләрен пешереп, мине сыйлап кына тора. Безнең Нәдердә яхшы кешеләр генә яши. Мин моны һәркемгә шулай дим. Авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев, ветераннар советы рәисе Ильбарс Хәсәновлар гына ни тора бит. Алар белән күрешкәч, сөйләшер сүзем бетми. Барысына да зур рәхмәт, - ди Гасимә Галим кызы Гобәйдуллина.

Гасимә апа элегрәк җеп эрләү, бәйләү-чигү эшләрен бик яратып башкарган. Бүген инде аны башка нәрсә кызыксындыра булып чыкты.

- Хоккей яратам бит мин, кызым. «Ак Барс» хоккей клубының тугры җанатары мин. Хоккейчыларның һәрберсе гаилә әгъзаларым кебек бик якын. Тренерлары алышынганын, Зин-нәтулла Биләлетдинов килгәнен дә беләм. Телевизордан хоккей уеннарын карап, күңелемә ял алам. Аннан дөнья хәлләре, бүгенге сәясәт белән кызыксынып торам. Ходайның рәхмәте белән, күзем дә яхшы күрә, колагым да ишетә. Озак итеп утыра гына алмыйм, аркам тиз арый. Алай да илебездә барган хәлләр бераз борчый борчуын. Ничек тә булса дөньяларда тынычлык урнаштырасы иде бит дип уйлыйм. Мин сугыш чоры кешесе, сугышның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Бер күрдек - шул җитте, дим. Илебез иминлеген якларга киткән егетләребез туган җирләренә исән-имин кайтсыннар иде дип көн дә дога кылам, теләк телим, - ди Гасимә апа.

 

Әйе, хатын-кыз элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, тыйнаклык, сабырлык үрнәге булган. Ходай Гасимә апа кебек күркәм ханымнарга исәнлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең олысын бирсен. Күк йөзебез аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса