Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәза

Ире бүген тагын кызмача, авызы сөйләгәнне колагы ишетми. Шулай дип уйласа да, бүгенге сүзен ишеткәч, исенә килә алмый күпме утыргандыр Зөлфия.

 Кредит алсаң, машина яңартыр идек, дип сүз башлады ире. Бу пандемия вакытында кредит алыр хәлем юк, чирләп үлеп китсәм, үзеңә кала бит түләргә, дип шаяртырга тырышты. Ә ире уйлап та тормыйча, үл генә, җае табылыр, диде дә,  чыгып китте. Зөлфия ни әйтергә белми катып калды, утыра- утыра да, хы, дип куя. Башына сыймады 30 ел бергә яшәгән иреннән шундый сүзләр ишетү....
Ә ничек яратышып өйләнешкәннәр иде бит алар. Кулга - кул тотынып, аяз күк йөзен аз күзәтмәделәр, алсу таңны каршылау, бер- беренә вәгъдәләр бирешү, кавышу мизгелләре... бар да, бәхетле язмыш бүләк итәр кебек иде аңа. Ире Заһирның эштән кайтуын сагынып көтеп алган чаклары күз алдына килде.Уллары туу шатлыгы, дөнья мәшәкатьләре, өй салу, машина алу - кыскасы бик бәхетле яшәгәннәр иде бит. Заһир да үз эшен ачып җибәрде, иске запчасть сатудан гына башлаган иде, әнә хәзер берничә магазиннары бар, сатучылар да ялладылар. Уллары Заһит та тәмам егет булды. Кызлары әле яшьрәк, соңлап кына алып кайттылар Зифаны. Кызын тапканнан соң эшкә чыкмады Зөлфия, өйләрендә ашарга пешереп, өй җыештырып вакыты үтеп китә иде. Кызын башта бакчага, аннан мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртте. Үзе турында уйлап та карамады, ир, дип, балалар, дип яшәде. Менә бүген иренең «рәхмәтен»ишетте.

Соңгы арада улы никтер үзгәрде, юктан да кызып китә, нервлана башлады. Йөргән кызы да бар иде, соңгы арада әллә аралары бозылды, яраткан булгандыр инде күрәсең. Ярый, яшь чакта була инде ул, кавышулар, ташлашулар, мәхәббәт газаплары....баштан үткән безнең дә дип уйлады Зөлфия. Улының хәленә керергә тырышты.  Ире соңгы арада бигерәк көязләнеп китте, хәтта диетага утырды, камыр әйберләре пешереп тазартып бетердең инде, дип ашарга да кайтмый башлады. Кыйммәтле духи исләре дә аңкып тора үзеннән кайчагында.
Шикләнергә нигез бар- барын, тик гаиләдә кемдер акча табарга тиеш бит инде, дип,  шикләнүләрен эчкә җыйды Зөлфия. Улындагы үзгәрешләрне күреп кенә борчыла башлады, кайчагында гел кәефсез, ә кайвакыт юк- барга да шаркылдап көлә. Ә әтисе белән очрашмаска тырыша. Башына сыймады аның бу кыланмышлары, нәрсә уйларга да белмәде. Наркотик куллана дисәң, акчаны каян алырга кирәк? Кинолардагы наркоманнарны хәтерләтә иде малае. Үзенә бу хакта әйтергә курыкты. Әтисе белән сөйләшеп карарга үйлады.  Заһир бу турыда күптәннән белгәндәй, акылга утыртам әле мин ул малайны, дип , чыгып китте. Малаеның акча кирәк булган саен үзен шантажировать иткәнен хатынына белгертәсе килмәде. Ялгышлыкның  берсе икенчесен тарта бит ул...
Улы йөргән кызын алып кайтып күрсәткәннән бирле, тынычлыгы югалды аның. Булса да булыр икән фәрештә, ап- ак йөзле, дулкынлы чәчләре иңсәсенә таралган, йөзендә оялчан елмаю...
Нәкъ шундый кызга гашыйк булып йөргән чаклары исенә төште, йөрәге янды, үтте шул инде андый чаклар, дип уйлады ул. Ә беркөнне эшкә барышлый юл кырында туктаган җиңел машинаны,  аның янында кайнашкан теге кызны күреп туктады.

Заһитның әтисе икәнен танып Ралина югалып калды, эшкә соңга калам инде, машинам әллә нишләде, дип кызарды ул. Машинаны калдырып эшкә киттеләр, икесе бер тирәдә эшли икән. Заһирның күңелендә ялкын кабынды, сизмичә дә калдылар, бер- берсенә сихри тартылу барлыкка килде. Төшке ашка да бергәләп бардылар, сөйләшер сүзләре күп иде аларның.  Әкеренләп Ралина Заһиттан читләшә башлады, төрле сәбәп табып очрашулардан кача. Шик төште бит Заһитның башына, күзәтә башлады. Үз күзләренә үзе ышанмады, аның әтисе белән яраткан кызы көлешә- көлешә ашап утыралар. Яңадан бергәләп машинага утырып киттеләр. Заһит күтәрелеп бәрелмәде, үзе күргәнен сиздермәде, план корды, акча кирәк вакыт, әтисен кысарга була, ә чибәркәй аңа кирәк әле.

Заһит җайлап кына фотоларга төшергән иде, әтисенә җибәрде. Әтисе без бит болай гына сөйләшеп йөрибез,  дисә дә, улы аңа ышанмасын белә иде, әниеңә әйтмә, дип акча бирде. Заһитка шул гына кирәк тә, чираттагы күңел юаткычын эзләргә чапты. Мондый хәлләр бик еш кабатлана башлагач, җитмәсә хатыны да малаеннан зарлангач, бераз акыл укытып алырга булды. Малаеның машинасына бераз ясады. Әз генә куркытырга уйлады. Эштән гадәттәгедән иртәрәк кайтты, күңеле берничек тә тынычлана алмады. Хатыны ничек сөенә ул кайтуга, ә аның ачуы килә. Зифасының укуы белән кызыксынган булды, әтисен бик әз генә күреп ияләшкән кыз, әйбәт, диюдән башканы белмәде, телефонына чумды;. Шулай бәрелеп сугылып йөргәндә телефон шалтырады, Заһирның йөрәге дөп- дөп тибә башлады. Шалтыратучы сөйгәне икән, юыну бүлмәсенә кереп, телефонын алды. Заһитка нидер булды, диде кыз еламсырап, машинасы да ватылган, без урман буенда килеп җит, ашыгыч ярдәм чакырдым, диде тиз генә. Заһир хатынына да әйтеп тормыйча чыгып китте. Кухняда тәмле әйберләр пешереп азапланган хатыны аптырап калды, хәер беренче твпкыр түгел, дип кул гына селтәде.

Заһитны шифаханәдә  коткарып кала алмадылар, «ломка»сы башланган, ә машинасы ватылгач, доза кабул итәргә кайтып җитә алмаган.  Гаиләгә килгән бу кайгыны бик авыр кичерделәр, Заһирның йөрәге өзгәләнде, үзенең гаебе барлыгын тою да, аның бәхетенә  кул сузуы да, хатынының битарафлыгы, барсы бергә буталды.Бу тормышта бары тик фәрештәсе генә яшәргә көч бирә башлады. Улының вафатыннан соң да алар кабат бергә, яшь аермасы сизелми дә. Кабат бәхетле көннәре башланды, ә хатынын күрәлми башлады, өйдәге хезмәтче хатын итеп кенә карады ул аңа, ай саен акча күчерә , кызы белән икесенә, продукциягә җитәрлек, тагы ни кирәк инде аңа, дип, уйлый башлады Заһир.

Зөлфия улының үлемен бик авыр кичерде, иренең аңа таяныч булмавы да,  аның күңелен җәрәхәтләде. Иренең кемедер барлыгын аңласа да сүз куертмады. Кызы өчен яши башлады, Зифа гына бик иркә, киребеткән кыз булып үсте,  ничә карама телефонда, әнисе белән ачылып сөйләшми дә. Шулай итеп ирле килеш ялгыз калды Зөлфия, менә бүгенге сүзләре, аның баш миен бораулады. Үлсәң,  әйбәт булыр иде, ди бит, ничә ел бергә яшәгән хатынына,  исерек булса да, ничекләр авыз ачып әйтә ала ул.  Ә кызы ничек яшәрен уйлый микән?  Улының яраткан кызы белән иренең мөнәсәбәтләрен аңлаганнан соң,  бик күп уйланды, көзгедән үзен танымады. Югары белемле, уңган хатын, ничек шундый түбәнлеккә төште, үзен ник шулкадәр кимсеттерә соң әле ул. Иренең загс кәгазендә генә булуына инде ничә еллар, язмышым шулайдыр, дип үткәргән көннәр, төннәр. Юк, ул болай яшәргә тиеш түгел. Кызы барын да күреп үсә, аны укытасы, олы юлга чыгарасы бар. Ә әтисендә сөяркәләр кайгысы, өйгә кайтса да, ятып кына йоклый, исәпкә бар, санга юк.
 Ире өйдә юкта эш эзләп йөрде, үз белеме буенча бик әз эшләгәнлектән, белем күтәрү курслары кирәк булды. Ә замана үзгәргән бар җирдә интернет, компьютерны белү мөһим, үзенә телефон алып, кызының ярдәме белән өйрәнде барына да. Шул арал?да кызы белән аралары да якынайды. Кызы да шатланды әнисенең эшкә керергә теләвенә. 
Хәтта эш табарга булышты, телефонда бар сорауга да җавап табарга була икән бит.
Эшкә урнашырга барса, үз күзенә үзе ышанмады, классташы зур начальник булган, аны күрүгә чиксез шатланды. Берсүзсез эшкә алды, бер-берләренә записка язышып йөргән чакларын, уку елларын искә алып көлешеп утырдылар.
Зөлфия кызы белән бергәләп магазиннардан үзенә килешле киемнәр алды, бигерәк тә заманнан артка калган икән бит ул, ә ире шуңа башкаларга тартылгандыр инде дип кичерде ул ирен.  Барысын уртага салып сөйләшеп аерылу турында сүз кузгатырга булды.

 Ире бу яңалыкка шатланды гына, үзе дә ничек сүз башларга белми йөргән көне иде. Сөяркәсе хәтәр тулыланып килә, ә бала кемнеке икәнен ачыклап та тормас, улы алдында үзен гаепле сизә ул, туачак балага да улы туса Заһит исеме куярга булыр,  дип планлаштырды. Кызын да онытмады, хатыны белән кызына квартирасын калдырасы булыр. Ә үзләренә берәр квартира юнәтми булмас, магазинның берәрсен сатарга туры килер, расходлары күбәя. Зөлфияне эчкән баштан йөрәк әрнетерлек сүз әйтеп үпкәләтүенә үкенә дә, соң инде...
Стенага бәреп ваткан стаканны кире яңартып булмаган кебек, әйткән сүзне дә кире җыеп алып булмый шул. Кызына да игътибары аз булуын аңлый, эш тә эш дип чабып, яраткан хатынын да бәхетсез иткән. Хәмерне эчеп бөтен проблемалардан котылырга уйлаган иде дә, киресенчә, аны эчкәч арта гына икән бит алар. 
  Закон нигезендә аерылу көне килеп җитте. Судка килгән хатынын күреп йөрәге кысылып куйды, чибәр бит аның хатыны, өйдә гел халат киеп йөргәндә генә сизелмәгән, йөзендә ниндидер нур балкый, яңа эшендә берәрсе ухаживать итә башлады микән. Аерылуына борчылмый да кебек, барыбер йөрәге яна. Ни чәчсәң, шуны урасың инде. Зөлфиягә әйткән сүзләре чыннан да уйланырлык булган шул, яшь хатынга өйләнгәч, ялгышларны кабатламас ул,  бәлки.
 Заһир судтан чыгуга,сөяркәсе чирли башлавын әйтеп шалтыратты,  вакыты да җитмәгән кебек иде, әллә борчылудан шулай иртә авырый башлаганмы,  ни уйларга да белмәде. Ашыгыч ярдәм машинасы бик тиз килеп тә җитте. 7 ае да тулмаган бала, дөньяга килергә ашыга.  Сәбәбе билгеле, дөньядан вакытсыз киткән улының наркотиклар куллануы. Заһирга иң көчле җәзаларның берсе иде бу, гомер буена җитәрлек. Авыру бала аңа гомер буе, вакытсыз дөньядан киткән  улын да оныттырмаячак.

 

Сәрия Мирзаянова

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса