Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфган илен гомеремдә дә онытмам

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына төп-төгәл 34 ел тула.

Соңгы ун ел дәвамында бу көнне Россиянең интернационалист сугышчыларын искә алу көне буларак билгеләп узалар.

Бүгенге язмабыз әфган сугышы ветераны - Түбән Мактамада туып-үскән Инсаф Мизхәт улы Даешов турында. Редакциягә очрашуга килгән бу шәхес канкойгыч сугыш турында тәфсилләп сөйләми торган бик тыйнак кеше булып чыкты. Шулай да сораулар бирә торгач, яшь вакытларын бик теләп искә алды, үзенең дуслары, окопташлары турында хатирәләре белән уртаклашты.

Өчәү идек

- 1979 елның язында хәрби хезмәткә алындым, миңа ул чакта инде егерме яшь иде. Үзбәкстандагы Термез каласына эләктем. Ул вакытта Әфганстанга махсус полк туплыйлар иде. Үзебезнең Әлмәт егете Таһир Маннапов белән дә шунда очраштык. Бер частька эләктек, тагын әле Питрәчтән дә бер малай бар иде. Гел өчәү бергә булдык. Шулай итеп 1979 елның 25 декабрендә безнең полк танк колонналары белән берлектә Амударья елгасы аша салынган понтонлы күпер аша чит дәүләт территориясенә юл алды. Күпердән бер машина, бер танк билгеле вакыт аралыгын саклап чыга башлады. Бер минутка да туктарга ярамый. Мин үзем Мурадхан исемле бер казах малае белән бер машинага туры килдем, дуслашып киттек. Ул машина руле  артында, мин аның янында утырып барам. Кыш көне караңгы тиз төшә - берни күренми. Шунда безнең машина текә ярга менгәндә сүнеп калмасынмы! Полкташлар техника агымын туктатмас өчен безне читкә күчерделәр дә, алга таба хәрәкәт итүләрен дәвам иттеләр. Без югалып калдык - кая барырга, нишләргә? Ходайның рәхмәте белән үзебезнекеләрне табып, аларга килеп кушылдык. Әфганстанның Пули-Хумри каласына барып җиттек, палаткалар кордык. Ашарга утырабыз дип җыенганда гына дошманнар белән беренче бәрелешкә юлыктык. Тыныч тормыштан килеп атыш күрү, әлбәттә, бераз йөрәккә шом йөгертте йөгертүен. Ашау-эчү турында уйлаган да юк, кабат алга - Кабул ягына юл алдык.

«Кяфер»ләр килгәч кар яуды

Юлда сохари кимереп бардык шулай. Саланг тоннеле аша уздык. Ул күпләр өчен зур сынау булды. Үзе озын, югары биеклектә урнашкан, ике яктан да ябык, бер вентиляция юк. Танклардан чыккан газ тончыктыра, күзләрдән яшь ага. Баш тубал кебек булды. Тоннельны уздык - аста бозлавык, машиналар белән әкрен генә төштек. Ниһаять, Кабулга җиттек. Беренче карашка шул үзебезнең Мактама сыман гына бер торак пункт инде. Безнең каршыга чыр-чу килеп балалар йөгерешә башлады. Кулларын бутыйлар, безне сәламлиләр. 27 декабрь көнне безгә СССР спецслужбалары тарафыннан Кабулдагы президент сарае атакага тотылачак дип алдан хәбәр итеп куйдылар. Без шул отрядларга ярдәм итәргә әзер булырга тиеш идек. Соңыннан президент сарае штурмга тотылды, Әмин үлде дигән хәбәр килде. Менә шуннан башланды инде безнең солдат хезмәте. Пакистан белән чиктәш Кабул-Пешавар юлын сакладык. Атышлар гел булып тора иде. Каян аталар, кем ата - үзен дә күрмисең, пулялар колак кырыннан чыңлап узып китә. Әле дә исемдә, декабрь азагы, Яңа ел җитеп килә, ә Кабулда һаман кар юк. Ә менә 31 декабрь көнне ишеп-ишеп кар яуды. Мондый карны биредә яшәүчеләр гомердә дә күргәннәре булмаган икән. Әфган халкы дингә бик ышанучан, бу карны да мондагы муллалар шул совет солдатларының - динсез халык - «кяфер»ләрнең әфган җиренә керүе белән бәйләделәр. Минем әби-бабамнарның намаз укыганын ишеткәнем-күргәнем бар иде, ә менә мондагы азан тавышының яңгырашы мине таң калдырды.

Бозлы биек таулар аша ул азанның моңы чишмә суыдай аска агылып төшә. Тыңлап торам - шундый рәхәт, биредә Аллаһының барлыгына ышанмаганнар да ышанадыр, мөгаен, дип уйлап куйганым хәтердә. Хәзер җомга намазына үзем дә йөрим анысы. Ә менә Әфганстанда һәр җомга көн зур бәйрәм кебек уза иде.

...Телем өзелгән иде

Февраль аен исә мин гомеремдә дә онытмам инде. Бәрелеш вакытында башыма пуля тиде, ияк тирәсеннән чыкты. Ияктән кан шаулап ага башлагач кына яра алуымны аңладым. Шул дусларым Таһир, Хәлил миңа ярдәмгә килделәр. Башны бинтлап бәйләделәр, промедол ампуласын кададылар - бинт та, дарулар да гел үзебездә йөри иде. Авырсак, үзебезне үзебез дәвалый идек шулай.

Мине кыр машинасы белән Кабулга алып киттеләр - сизәм, хәлем авырая, йөзтүбән яткан килеш аңымны җуй-ганмындырмы, белмим, саташуым булгандырмы... Мин үземне күрдем. Йөзтүбән ята идем. Аннан Мактаманы күрдем - сарайда әти белән әни маллар карап йөри, шунда кисәк кенә «иртәрәк әле» дигән тавыш ишеттем. Кабулда аңыма килдем. «Яралар җитди, монда исән калмаячак, солдатны Союзга озатырга кирәк», - диде табиблар. Шулай итеп мине Ташкентка җибәрделәр, шунда дәваландым.

Хәлем шәптән түгел - яралар төзәлми, сөякләр чери башлады, шуның өстенә телем дә өзелгән. Минем хәлне белергә әни килде, ә мин аңа «мин ангина белән чирләдем» дип кенә хат язган идем. Ул килгәч, нишләргә белмәдем инде. Очраштык, сөйләштек, ул кайтып китте. Вакыт уза - яралар төзәлми. Шулай беркөнне перевязка вакытында табиб яңагымдагы сөякне сындырып, бер кисәген тартып алды.

Карыйм - теге сөяк кисәге теткәләнеп тишелеп беткән, шул яраларга төзәлергә бир-мәгән булып чыкты. Аны алып ташлагач, хәлем яхшыра башлады. Туган ягыма да кайтып килдем, ә соңыннан мине Мәскәүнең Бурденко исемендәге госпитальгә озаттылар. Шунда миңа яңа ияк ясадылар, тик, кызганыч, ул алга таба ялганып китмәде. 1984 елда иякне алып аттылар. Менә шулай, ике айга дәваланырга дип калган җирдән ике еллап йөрергә туры килде. Шул арада инде мин өйләндем, балаларым туды. Үзем бер урында - Мактама УТТсында гына эшләдем. Ходайга шөкер, тормышымнан канәгать. Ә шул әфган еллары минем өчен үзенә күрә бер сынау булгандыр дип уйлыйм. Әйе, ул вакытта без, яшь егетләр, алда ни көтәсен белми килеп кердек бит анда. «Безне ник шулай утка китереп ташладылар икән?» дигән дәүләткә каршы нәфрәтле уйлар беребезнең дә башына килмәде. Димәк, шулай кирәк булган. Без кермәгән булсак, америкалылар кергән булыр иде бит. Алда әфган халкын нәрсә көткәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә, - дип истәлекләре белән уртаклашты Инсаф Мизхәт улы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әйе, Инсаф Даешовның әфган истәлекләре - үзе бер тарих. Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйгаларны онытырга тиеш түгел. Көннәребез генә тыныч, күкләребез генә аяз булып торсын иде инде.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса