Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы Татарстан районнары үсеше рейтингында беренче урынны алды

Гыйнвар-декабрь айлары өчен якынча мәгълүматлар Татарстан республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан бастырып чыгарылган.

Әлмәт районы 2022 елда Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында лидер булды. Гыйнвар-декабрь айлары өчен якынча мәгълүматлар Татарстан республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан бастырып чыгарылды.

"Рейтинг беренчел булып тора, чөнки интеграль күрсәткечләрне исәпләгәндә ведомство төп капиталга (бюджет акчаларыннан башка) инвестицияләр һәм 2022 елның гыйнвар – сентябренә өстәлгән кыйммәт буенча мәгълүматларны кулланган", – диелә хәбәрдә.

Икенче урынны Лаеш районы, өченче урынны Казан яулады. Топ-10га шулай ук Тукай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Алабуга һәм Питрәч районнары, Чаллы керде.

Аутсайдерлар арасында Спас, Теләче, Әгерҗе, Арча һәм Чүпрәле районнары бар. Соңгы, 45 нче урынны Балтач районы алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса