Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшнең күләме түгел, сыйфаты мөһим

Җиһазлар - яңа, төзекләндерү - заманча, дарулар кыйммәт. Ярдәм кулы сузуларына өметләнеп килгән авыруга тәмле тел, җан җылысы да кирәк шул.

Әлмәт шифаханәләре, дәваханәләре медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсенең сыйфаты белән мактана алмыйлар - бу уңайдан халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләрдән һәм шәхсән һәркемнең үз тәҗрибәсеннән чыгып шундый нәтиҗә ясарга була.

Шуңа өстәп районда халык саны да кими башлаган. Күптән түгел булып узган медицина советы утырышында чыгыш ясаган сәламәтлек сак-лау идарәсе начальнигы Ренат Шакировның сүзләренә караганда бер ел дәвамында районда яшәүчеләр саны 186 кешегә кимеп, 207 966 кеше тәшкил ит-кән. Җитәкче авыл җирлекләрендә яшәү-челәрнең саны да кими төшкәнен хәбәр итте.

 

2021 ел белән чагыштырганда узган елны сабыйлар да азрак туган. Туучылар саны кимүе инде алты ел рәттән күзәтелә икән. Үлүчеләр саны да утыз процентка диярлек кимегән, ә менә монысы инде начар түгел. Районда 2155 кеше бакыйлыкка күчкән. 2021 ел белән чагыштырганда үткән елны үлүчеләр саны                                                    927 кешегә азрак икәнен күрергә була.

 

Халыкның күпчелек йөрәк, яман шеш һәм ашказаны белән бәйле авырулардан үлүе билгеле. Ренат Шакиров диспансерлаштыруның мөһимлеге турында да әйтеп узды. 2022 елда профкүзәтүне 50 меңнән артык кеше үткән булган. Шуларның 12 меңнән артыгын кабаттан җентекле тикшерүгә җибәргәннәр. Әлбәттә, мондый медицина күзәтүләре авыруларны вакытында ачыклауда нәтиҗәсен бирми калмыйдыр, тик бу шулкадәрле сыйфатлы алым дип әйтмәс идем. Гадәттә мондый күзәтүләр формаль рәвештә «нидән зарланасыз?» диюдән башлана һәм шундый ук «сезгә алга таба табибка күренергә һәм фәлән-фәлән дарулар эчәргә кирәк» дигән формаль күрсәтмәләр рәвешендә тәмамлана да. Гадәти тормышта табибка күренергә килгән берәр әлмәтле канәгать калдымы икән? Берән-сәрән булса да, бардыр инде. Медиклар арасында дорфа сөйләшүчеләр күбәеп киткәнлектән, узган елда дистанцион консультацияләр вакытында пациентлар белән сөйләшү өчен рәсми рәвештә махсус россиякүләм кагыйдәләр дә кабул ителгән иде. Аның нигезендә «бу сезнең проблема», «без сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз», «сез мине ишетмисез», «ә безнең ни катнашыбыз бар монда?» дигән фразалар әйтелергә тиеш түгел. Соң бездә бу «матур» сүзләр яң-гырамаса, коридор буйлап борыннарын күккә чөеп йөрүче медицина хезмәткәрләре үзләрен бер дә дәрәҗәле итеп тоя алмаслар иде. Нинди кагыйдә дә, нинди ипле сөйләшү инде? Бик сирәк күренеш бу. Миңа калса, райондагы медицина хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсен күтәрү өчен саннарны чүпләп утырырга түгел, ә иң беренче чиратта табибның пациент белән сөйләшүен җайлаудан башларга кирәктер. Җылы мөнәсәбәт ке-нә дә җанга дәва булып ята бит кайчакта. Әйе, монысы фәлсәфә генә. Гомумән алганда, Әлмәт җирлегендә халыкка медицина хез-мәте күрсәтүнең яңа мөмкинлекләре барлыкка килә тора. Әле күптән түгел генә «Алсу» мик-рорайонында гомуми практика табибы офисы ачылуы шул турыда
сөйли.

 

Офиста 4277 кешегә, 2600 дән артык балага хезмәт күрсәтү өчен ике участок эшли башлады. Әллә кая барып йөрисе юк - шушы микрорайонда яшәүчеләргә биредә амбулатор шартларда беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтәләр.

 

Тик шулай да яңа бинада эшли башлаган медикларга күрсәтелүче хезмәтнең күләменнән кала сыйфаты турында да уйларга кирәклеген искәртәсе килә. Эшнең күләме түгел, сыйфаты мөһим.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса