Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар даны мәңгелек

2 февраль көнне Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә төп-төгәл 80 ел булды.

125 көн дәвамында барган көрәш барышында каланың һәрбер урамы һәм һәрбер йорты йөзләгән, меңләгән корбаннар бәрабәренә яулап алына. Шәһәр җимерелә, шул ук вакытта дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300 мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.

 

Сталинград өчен барган сугышта йөз меңнәрчә татарстанлы катнаша. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицер канкоешларда мәңгелеккә күзләрен йома.

 

Әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булган ветераннар Әлмәт җирлегендә дә бар. Шуларның берсе - Любовь Ивановна Козлова. Ветеран 2021 елда  үзенең бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп узган иде. Армия сафларына 1942 елны алына, 70 нче гвардия укчылар дивизиясе составында Сталинград сугышында катнаша. Хәрби прокуратурада сәркатип, аннан соң хуҗалык эшләре буенча хисапчы булып эшли. Җиңүне Берлинда каршы ала. Йөзьяшәр әбигә алдагы көннәрендә сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез.

Сталинград сугышында катнашкан Дарья Никифоровна Швец бүген инде арабызда юк. Аның исеме шулай ук тарих битләрендә мәңге сакланыр. 1942 елда сугышка киткәндә аңа нибары 16 яшь кенә була. 51-82 нче кыр хирургия госпитале составында Сталинградны азат итүдә катнаша. Башка санитаркалар белән бергә яраланган солдатларга медицина ярдәме күрсәтә.

 

Әлеге шәхесләрнең  барысы белән дә горурланабыз, аларның фидакарьлегенә сокланабыз. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез, аларның батырлыгы һичкайчан онытылмас.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса