Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең ЗАГС хезмәткәре дәрәҗәле бүләккә ия булды

Ул - Айгөл Мирзиянова.

2023 елның 24 гыйнварында Казанда Татарстан республикасы министрлар кабинетында ЗАГС идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды, анда Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р. һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Лионова Т. П. катнаштылар.

Коллегиядә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова һәм әйдәп баручы белгеч Айгөл Мирзиянова катнашты.​​Коллегия утырышы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Мирзиянова Айгөл «Граждан хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы» республика конкурсының Россия Федерациясе ЗАГС органнарының 105 еллыгына багышланган гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү номинациясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

 

Фото:  ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса