Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшә, эшлә, иренмә генә

Авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланып китте.

Әлеге очрашуларны кешеләр бик көтеп ала, чөнки биредә алар үзләрен борчыган сорауларны җитәкчеләргә җиткерә, проблемаларны уртага салып сөйләшә алалар.

18 гыйнвар көнне халык җыены Васильевка авыл җирлегендә дә үтте. Чара көндез оештырылса да, Мәдәният йортының залы шыгрым тулы иде. Васильевка һәм Улак-лы Чишмә авыллары кешеләре белән очрашырга район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, депутат, «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе начальнигы Рөстәм Ткач, район һәм шәһәр службалары җитәкчеләре килгән иде.

Васильевка һәм Улак-лы Чишмә торак пунктларында ел дәвамында башкарылган эшләргә авыл җирлеге башлыгы Шамил Касыймуллин хисап тотты. Авыл җирлегендә барлыгы дүрт йөздән артык кеше гомер кичерә икән, шуларның алтмыштан артыгы Улак-лы Чишмәгә туры килә. Авылда яшәүчеләр са-ны да елдан-ел арта булып чыкты, бу шулай ук уңай нәтиҗә. Димәк, тамырлары авылда калганнар кабат туган якларына кайтып төпләнә башлаган. Шамил Мөхибулла улы авыллардагы тө-зекләндерү, ремонт эшләренең күпчелеге шефлар - «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе ярдәме белән тормышка ашырылуын бәян итте. Чыннан да, шефлар тарафыннан башкарылган эшләр байтак, ә идарә җитәкчесе Рөстәм Сергеевич Ткачның халык белән очрашуга шәхсән үзе килүе дә ике арада элемтәләрнең нык-лы һәм нәтиҗәле булуын ачык күрсәтте. Авыл җирлеге тормышына «Васильевская» авыл хуҗалыгы җәмгыяте дә зур өлеш кертә. Техника һәм финанс кирәк булганда алар һәрчак ярдәм кулы сузалар. Бу уңайдан җәмгыятьнең җитәкчесе Ринат Нуриевка авыл халкы бик рәхмәтле.

- Узган елда урамдагы 12 фонарь ут-диодлыларга алыштырылды, 7 лампа куелды. Васильевкада ут таймерга көйләнгән, бу үз чиратында электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә һәм бик уңайлы. Быел Улаклы Чишмәдә дә бишенче линияне сузачакбыз һәм өстәмә фонарьлар куячакбыз, - дип ышандырды авыл җирлеге башлыгы.

Шамил Касыймуллин үзара салым ак-чаларының да максатчан тотылуын әйтеп узды. Узган елның декабрь аенда әлеге уңайдан үткәрелгән җыелышта 2023 елда җыелачак үзара салым акчасының күләмен 1000 сумга җиткерү турында карар кабул иткәннәр, бүгенге көндә 33000 сум акча җыелган инде. Алдагы елларда җыелган акчаларга васильевкалылар тагылма җиһазлары белән трактор сатып алганнар һәм хәзер аның рәхәтен күрәләр. Авыл җирлегендә чүп җыю өчен ике бункер урнаштырылган. Габаритлы калдыкларны салу өчен махсус мәйданчык ясалган. Шулай да авыл җирлегендә бар да ал да гөл дип әйтеп булмый, проблемалар да юк түгел. Шуларның иң мөһиме - су белән тәэмин ителеш. Халыктан җыелган акчаларга яңа насос станциясенә линия сузылган сузылуын, шулай да ДНС-12 дәге су насосының электр двигателенә ремонт кирәклеге ачык-ланган. Рөстәм Ткач җыелыш барышында васильевкалыларга насос ремонтланачак дип ышандырды. Тагын бер чишеләсе мәсьәлә - мәктәпнең җылыту системасын рәткә китерү, я булмаса бина стеналарын җылыту. Бүгенге көндә белем бирү йорты Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбе филиалы санала, биредә 9 бала укый, ике укытучы эшли, атнасына бер мәртәбә шәһәрдән инглиз теле укытучысы килеп китә. Балалар бакчасы исә Әлмәтнең «Садко» бакчасы филиалы санала. Монда унлап бала тәрбияләнә. Биредә шулай ук җылыту системасына ремонт таләп ителә, моннан тыш электр энергиясе йөкләнешен көйләү, уен мәйданчыгы коймасын да тәртипкә китерү, җәйгелеккә бу-яулар белән тәэмин ителеш сорала. Бу проблемалар чишелер дип өметләнергә кала. Аларны район җитәкчелеге теркәп барды баруын. Кызганыч, җыелышка мәгариф идарәсеннән беркем дә килмәде, югыйсә күпчелек сорау-лар аларга адресланган иде.

Җыен барган Мәдә-ният йортын төзеклән-дерүдә шефлар зур өлеш керткәнлеге күренеп тора, башкарма комитет та йомшак урындык-лар бүлеп биргән. Элек биредә фанера урындык-лар тезелеп тора иде. Утыргычлар йомшак булса да, тун киеп утырганда да бинаның салкын икәнлеге сиздертте. Биредә дә шул ук проблема - җылыту системасын көйләү  таләп  ителүе ачыкланды.

Моннан тыш интернетка тоташу, портьера-пәрдәләрне яңаларына алыштыру кирәк. Васильевкалылар телгә алган барлык проблемалар да теркәлеп барды баруын, хәзер инде аларның тиешле службаларга түкми-чәчми барып җитәсе генә калды.

 

Җыен барышында Украинада илебез иминлеген саклау-чыларга, аларның гаиләләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде, солдатларга авыл халкы әзерләп җибәргән гуманитар ярдәм турында да әйтелде. Кыскасы, Васильевка авыл җирлеге биләмәсендә тормыш кайный. Биредә яшәү, лаеклы эшләү өчен барлык шартлар да бар. Яшә, эшлә, иренмә генә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса