Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләре генә башка, сораулары шул ук

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре халыкта иң зур ризасызлык тудырган система булып кала бирә.

Аны инде ничә еллар дәвамында камилләштерергә тырыштылар, әллә нинди реформалар, үзгәрешләр кертеп карадылар, кызганыч, барып чыкмады. Нишләп коммуналь түләү квитанцияләренең «серенә» тәҗрибәле белгечләрдән башка төшенү һич мөмкин түгел? Бу сорауларга шушы коммуналь системада хезмәт куючы җитәкчеләр, белгечләр җаваплар да биреп карыйлар, кешеләргә алда әйбәтрәк булачак, дип мең төрле вәгъдәләр бирәләр. Ә түләүләр күләме һаман үсә бара, квитанцияләрдә яңадан-яңа хезмәтләр өстәлә тора. «Халык контроле» системасына кешеләр нигездә ишегалларындагы чис-тартылмаган юллардан зарланалар. Бу исә идарәче компанияләрнең эшчәнлек дәрәҗәсе түбән булуын дәлилли. Машинасы булган кешегә кар-боз каткан чокыр-чакыр юллардан чыгуы кыенлыклар гына түгел, аварияле ситуацияләр дә китереп чыгарырга мөмкин бит әле. Транспорт йөри торган юлларны чистартканнан соң җыелган карны юл кырыена өеп калдыру соңгы вакытта гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мисал өчен, Базовая урамындагы тукталышны кар өеме каплаган, транспортка утыру өчен кешеләргә көртне ерып яки кар өстеннән сикереп чыгарга туры килә.

Гыйнвар аендагы суыклар вакытында социаль челтәрләрдә коммуналь хез-мәтләрнең сыйфатына зарланучылар байтак булды. Шәһәрдә яңа төзелеп кулланышка тапшырылган Автомобильчеләр ура-мындагы күпкатлы берничә йорт шулай ук кышкы сынауларны уза алмады.

Канализация торбасы тыгылу нәтиҗәсендә Герцен урамындагы 94 нче йортның подвалын су баскан. Бу турыда биредә яшәүчеләр район башлыгының үзенә дә хәбәр иткәннәр. Коммунальчылар подвалга җыелган суны суыртканнар суыртуын, тик бу хәл башка кабатланмасын өчен йортта яшәүчеләрнең үзләренә дә канализациягә шәхси гигиена калдыкларын, чүпрәк-чапрак, яшелчә кабыкларын ташламаска кирәклеген искәрткәннәр.

- Бу культурасызлык, кайберләре памперска кадәр ыргыта бит, - ди коммунальчылар. Әлбәттә, аларның да сүзендә хаклык бар - ташлаганчы башың белән уйларга кирәктер. Зәмһәрир суыклар вакытында беренче каттагы ишекләрнең бәс белән капланып торуыннан зарланучылар шулай ук байтак булган. Берәүләрнең йортында кайнар су булмый торган, икенчеләрнекендә салкын суны өзеп ыргытканнар.

Әлеге проблемалар турында хәзер әлмәтлеләр гыйнвар аенда башланып киткән җирле үзидарәләр каршында оештырылучы отчет җыелышларында да хәбәр итә алалар. Мондый җыеннар авыл җирлекләрендә дә уза. Әйтер сүзе, җиткерәсе гозере яки файдалы тәкъдиме булган әлмәтлеләрне бу очрашуларда катнашырга чакырабыз. Күзгә-күз очрашып әйтелгән сүз үтемлерәк була бит ул.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса