Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Күңелем белән мин Лисичанск балалары янында»

Әлмәт хирургы Кирилл Булатовның Украинага Лисичанск балаларын дәваларга барып кайтуы. Табибның бу эшлекле сәфәрдән соң булган тәэсирләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында бик күп язмалар, сюжетлар чыкты.

Ниһаять, безгә дә Кирилл Булатов белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге туды. Балалар хирургы белән әңгәмә бик кызыклы һәм мәгънәле булды. Кирилл Романович Лисичанскига барып җиткәннән соң күңелендә уянган иң беренче хис-тойгылары белән дә уртаклашты.

- Ноябрдә киткән идем, сүземдә тордым - айдан артык эшләгәннән соң 30 декабрь көнне Әлмәткә әйләнеп кайттым. Яңа елны тормыш иптәшем белән бергә каршыладык. Беренче карашка кыска гына вакыт кебек, шуңа да карамастан хәзер Лисичанск һәм анда яшәүчеләр минем йөрәгемнең түренә кереп урнашырга өлгерделәр. Минем төп миссиям шушында яшәүче балаларга медицина ярдәме күрсәтү иде.

Биредә бит бер генә педиатр да юк, ә балаларга ярдәм бик кирәк. Яшәү урыным нигездә Луганскида булды, ә Лисичанскига эшкә мин барып-кайтып йөрдем. Кичләрен хәрби госпитальдә кизү дә тордым.

Чаллыдан Луганск халкына хәйрия ярдәме белән килгән Рөстәм Гатин белән бергә яшәдек. Рөстәм һәм аның белән бергә килгән егетләр көн дә биш меңнән артык порция ботка пешереп, халыкны кайнар ризык белән сыйлый, биредә яшәүчеләр аларга гел рәхмәт укыды инде. Яшерен-батырын түгел, беренче мәлдә биредәге шартларга ияләшү кыенрак булды, шуның өстенә анда-монда шартлау тавышлары ишетелгәләп тора, ләкин кеше бар шартларга да ияләшә икән, күпмедер вакыттан соң бар да җайга салынды. Балаларга килгәндә, алар гадәти сабыйлар, физик яктан бераз патологияләре булганнары да бар, күзәтү барышында хирург ярдәме кирәк булган шундый иллеләп очракны ачыкладым. Ләкин болар бик ашыгыч ярдәм кирәк булганнар түгел, шәһәрдәге тормыш җайга салынгач, бу балаларга хирургия ярдәме күрсәтербез әле дип уйлыйм. Ә менә балаларның психологик яктан булган халәте бераз борчылырга мәҗбүр итте. Тотлыгучы, тәннәрен көзән җыеручы сабыйлар да шактый. Шул шартлауларның, фаҗигале вакыйгаларның нәтиҗәсе инде бу. Тәүлегенә 80-85 баланы тикшерергә туры килде. Лисичанскида, Аллага шөкер, тормыш җайга салынып килә. Биредә кабаттан су, газ барлыкка килде, ә менә ут белән бераз кыенлыклар бар. Фронт әле янәшәдә генә, бу читенлекләр шуның белән бәйле. Медикаментлар белән тәэмин ителештә кытлык бераз сизелә. Шулай да зурлар өчен стационар тулы көченә эшли, балалар өчен булганы гына көндезге якта гына хезмәт күрсәтә. Эшкә керешү белән мин иң беренче чиратта кирәк булган медицина препаратларының исемлеген төзеп куйдым, аларны Казан медицина университеты сатып алды, бер өлешен инде Лисичанскига китерделәр дә. Гуманитар ярдәм килеп тора, шул рәвешле медикаментлар белән тәэмин ителеш тә дәвам итә. Биредә ике меңләп бала яши, мин булган чорда ашыгыч рәвештә операция ясалырга тиешле балалар очрамады. Операцияләрне нигездә госпитальдәге яраланган солдатларга ясадык. Лисичанскида эшләү һәм яшәү чорында Әлмәт белән ике арада элемтәдә торырга тырыштым. Кызганыч, Лисичанскида элемтә юк, ә менә Луганскида бар. Тагын бер кыенлык - климат. Әлмәттән монда килгәч, шул һава торышы минем өчен бик авыр булды - кар юк, ә дымлылык югары, көчле искән җил дә ярыйсы гына үзәккә үтте. Пациентларны кабул итү бүлмәләрендә дә бик суык, анда җылы свитер, курткасыз утыру мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, Лисичанскида тормыш дәвам итә, кешеләр йортларын ташлап китмәгәннәр, яшиләр, эшлиләр, балалар туа тора. Бүген аларны Россиянең ярдәм итәчәгенә ышаныч яшәтә. Минем өчен иң куанычлы вакыйга - Лисичанскидагы хастаханәне ремонтлауда бүген киңкүләмле эш алып барыла, тәрәзәләр, түбәләр яңаларына алыштырыла, бинаның эчен тәртипкә китерәләр. Тәүлек дәва-мында эшләячәк стационар ачылу белән мин кабаттан Лисичанскига барып, балаларны дәвалауга конкрет рәвештә алыныр идем. Менә шулай, бүген кабат баш-аягым белән әлмәтлеләрне дәвалауда булсам, күңелем Лисичанск балалары белән.

Сәфәремдә һәрьяклап теләктәшлек күрсәткән коллегаларыма, хәләл җефетемә, дусларыма, якыннарыма зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Киләчәктә дә шулай аңлашып эшләргә, яшәргә язсын, - ди Кирилл Булатов.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса