Әлмәттә җинаятьчелек күрсәткече арткан
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Узган ел белән чагыштырганда шәхескә каршы хокук бозуларның югары ачылуына ирешелде, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, талау һәм урлау очраклары ачыкланды.
Терроризм актлары турында белә торып ялган хәбәр итү фактлары турында хәбәрләр саны 13 тапкырга арткан, алар буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителгән.
Гомуми җинаятьчелек күрсәткечләренең үсеше 14% ка арткан. Төп йогынты милеккә каршы җинаятьләр санының артуы булды, төп куркыныч телефон мошенниклыгы булып кала, хакерлар активлашкан.
Юл-транспорт һәлакәтләре, мәктәп һәм балалар бакчаларының куркынычсызлыгы, эчке эшләр бүлеге кадрлары белән тәэмин ителеше аерым игътибар һәм уртак карарлар таләп итә.
Җыелышта Әлмәт районының төп үсеш күрсәткечләре һәм 2023 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
Очрашу азагында хезмәт эшчәнлегенең югары күрсәткечләре белән аерылып торган эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа