Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Төп кагыйдәм - гаделлекне алга сөрү»

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне. Законнар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торып, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүчеләр бәйрәм итә бу көнне.

Әлмәт шәһәре прокурорының ярдәмчесе Гөлия Риф кызы Мөхәммәтҗанова шундыйларның берсе. Ул инде ике дистә елдан артык гражданнарның хокукларын, мәнфәгатьләрен яклый.

«Җир йөзендә гаделлек хө-кем сөрсә, тормышыбыз тагын да имин һәм камил булыр», дип саный әлеге тырыш, мөлаем ханым. Һәр минуты исәпле булганлыктан, редакциягә очрашуга да ул ике суд арасында көчкә вакыт табып килеп китте.

- Әтием Чистай якларыннан, ә әнием Кабардино-Балкариянең Нальчик каласыннан. Икесе дә мишәрләр, берсе - Чистай мишәре булса, икенчесе тумышы белән Пенза якларыннан. Алар Әлмәттә очрашканнар, шушында гаилә корганнар. Мин дә Әлмәттә туып-үстем, башта мәктәпне, аннан соң политехник техникумны тәмамладым. Әнием Әлмәт прокуратурасында эшләгәндә мин аның янына еш бара идем. Биредә ул 37 ел хезмәт куйды. Прокуратура ветераны Хәлимә Нуретдинованы әлмәтлеләрнең өлкән буыны бик яхшы хә-терлидер әле. Әнием минем өчен һәрдаим үрнәк булды. Шуңа күрә дә аның хезмәтенең дәвамчысы булу теләге күңелемнән һич кенә дә китмәде. Шушы теләк мине алга таба Казан дәүләт университетының юридик факультетына алып килде дә инде. 5 ел укыдым, 2002 елда университетны уңышлы гына тәмамлап, Әлмәткә әйләнеп кайттым һәм прокуратурага эшкә урнаштым. Мин үзем гомумән алганда ярдәмчел кеше. Кешеләр прокуратурага шул ярдәмне сорап киләләр дә бит инде нигездә. Алар өметләнеп килә, шуңа күрә дә аларның проблемаларын чишәргә, закон нигезендә булышырга тырышам. Дөрес юл күрсәтеп җибәрү генә дә җиңеллек бирә бит кайчагында. Эшебез, әлбәттә, катлаулы, һәр-даим игътибарлы булуны таләп итә. Кеше язмышын хәл иткәнлектән, законнарны энәсеннән җебенә кадәр белү, дөрес фикер йөртү, эзлекле итеп аңлатып бирү кирәк бит әле. Әлмәтлеләр прокуратурага күбрәк торак-коммуналь проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр. Хөкем карарларыннан ризасызлык белдереп, шикаять язучылар да бар. Нигездә мин үзем судларда җинаять эшләре буенча гаепләүче буларак чыгыш ясыйм. За-коннарның үтәлеше буенча күзәтчелек эшчәнлеген алып барам. Узган 2022 елда гына да судта 872 җи-наять эше каралды. Алар төрле категориядәге эшләр, һәм шуңа күрә аларның һәрберсен бик җентекләп өйрәнү кирәк булды. Прокуратура хезмәткәренең эшчәнлеге вакыт белән чикләнми, иртәдән алып кичке сигезләргә кадәр документлар белән утырырга туры килә. Яшерен-батырын түгел, гаилә йөген күпчелек 81 яшьлек әниемә һәм иремә тартырга туры килә. Алар ашарга да пешерә, балаларны да карый. Өч улым бар, икесе - игезәкләр. Ярый әле шимбә-якшәмбе кебек ял көннәре бар, шунда балалар белән бергә рәхәтләнеп ял итәбез. Җәй көннәрендә табигатьтә булырга тырышабыз. Әниемнең шәхси йорты янындагы бакчада мәш киләбез. Тормыш иптәшем төзәтү колониясендә хезмәт куйган кеше. Миңа шаяртып: «Син озатасың, мин саклыйм», - дия торган иде. Шулай да өстәл артындамы, кайдамы эш турында бер тапкыр да утырып сөйләшкән булмады. Әле менә шул судта утырганда да башка төрле уйлар килә. Ана буларак эмоцияләргә бирелергә кирәкмәгәнлеген дә аңлыйм югыйсә, тик шулай да үз күзлегемнән күрәм бит, гаиләсе нинди ипле кешеләр, гаепләнүче дә гаебен таный. Монда инде ялгышырга ярамый, эшебез шундый.

Соңгы елларда күбрәк яшьләр җинаять кыла. Шул җинаятьләрнең күпчелеге наркотик матдәләр әйләнешенә кагылышлы. Ирле-хатынлы парлап сатучылары да бар. Ясалмаларын, синтетик булганнарын саталар бит хәзер. Кешелек дөньясы булганда җинаятьләре дә бар һәм булачак инде анысы, тик шул җинаятьләрнең елдан-ел артуы гына борчу уята. Шуңа күрә дә прокуратура хезмәткәрләренә гаделлек һәм законлылык өчен алга таба да бик тырышып эшләргә кирәк булачак әле.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык коллегаларымны, ветераннарыбызны  ихластан тәбрик итәм. Аларның барысына да гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим, - дип тәмамлады сүзен Гөлия ханым.

Чыннан да, прокуратурада эшләүчеләрнең хезмәте - зур җаваплылык сорый торган, гади булмаган хезмәт. Шул авыр, ләкин мактаулы эшләрендә аларга уңышлар гына телибез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса