Кояш кечкенә булмый
Бик күп журналистларның остазы, якын дусты, киңәшчесе булган Тәлгать Миңнебаевка 10 гыйнварда 70 яшь тулган булыр иде.
Сабыр, кирәгеннән артык тыйнак, акыл куәсе тирән, татарның йөзек кашы булган Тәлгать Миңнебаев белән таныш булган һәркемдә аның җанының бер өлеше: тормышны өзелеп яратуы, киләчәккә һәрчак ышануы яши.
Шактый еллар без шәхес-ләрне читтән эзләдек. Затлы, дәрәҗәле кешеләр ул кайдадыр читтә үскән булырга тиеш кебек тоелды. Вакытында дөрес юнәлеш биргән кешеләр булгандыр инде, миңа үз райондашларым, авылдашларым кыйммәт. Ризаэддин Фәхреддин, Тәл-гать Миңнебаев мирасларын барлау буенча бүген шактый билгеле эшләр ба-ра икән, шул «чишмә»не ачып җибәрүем белән хаклы рәвештә горурлана алам.
Күпләрнең остазы, мәшһүр Казан университеты доценты, кафедра җитәкчесе булган Тәлгать абый Миңнебаев авылдашым булса да, үзен бары бер тапкыр гына күреп калу насыйп булды. Ләкин без аның белән телефоннан хәбәрләшеп тордык.
Кирәгеннән артык тыйнак иде ул. Алай дисәң, ул чорның зыялы, затлы шәхесләре шундый булганнардыр. Авылда «мин кем» дип йөрмәсә дә, ул кайткан вакытларда «Камәр астайның ишаны кайткан» дигән сүзләр ишетелә иде. Белүемчә, ул әнисенә хатларны гарәп хәрефләре белән язгалаган. Тумыштан табигать баласы булгандыр дим мин аны. Туганнарының, күршеләренең сөйләүләре буенча, авылга кайткач, вакыты әнисе Миңнекамәр әбигә хуҗалыкта ярдәм итеп, авылдагы бөтен кардәш-туганнарның хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр өләшеп үтә. Аннан калган вакытта Бояр урманы, Урыс тавы имәнлеге, Чүрәгәй чишмәсе, Чагыл тавы, Иван тугае, басу-кырлар, су буйлары...
1988-1990 елларда мин Татарстан Республикасы хәрби комиссариатында хезмәт иттем. Тәлгать абый бу вакытта партия өлкә комитетында эшли иде. Безнең әтиләр аның туганнан-туган абыйсы Әнвәр абый Миңнебаевлар гаиләсе белән бик аралашып яшәделәр. Бер кайткач, әти Тәлгать абыйга минем Казанда хезмәт иткәнемне әйткән булган. Шуннан ул миңа шалтыратып, хәлләрне белешкәләп тора иде. Хәтерлим, берсендә төнге нарядтан соң йокыга гына китеп бара идем, тыны-көне бетеп, дежур офицер йөгереп килде. Ник син обкомда абыең эшләгәнен әйтмәдең, сине телефонга чакыралар, ди. Мин кем, нигә чакырганын да белмичә дежур офицер бүлмәсенә киттем. Телефонның теге башында Тәлгать абый иде. Хәл белешкәннән соң ул:
- Рәфкать, Мәрҗани мәче-тендә Коръән саталар. Булдыра алсаң шуны сатып ал, 100 сум тора. Бүген кирәкмәсә дә, аның кирәк чагы җитә әле, - диде.
Солдатта каян булсын инде аның кадәр акча. Ул вакытта Казаннан Бөгелмәгә самолет билеты 7 сум да ничәдер тиен тора иде. Шалтыратучының обкомнан булуы тәэсир иттеме, мин майор Юрий Аносовтан бурычка 100 сум алдым да, увольнительный яздырып, Мәрҗани мәчетенә Коръән алырга киттем.
Аннан соң Тәлгать абый мине үз янына чакырды. «Синең өчен кайбер нәр-сәләр әзерләгән идем, килеп китәрсең әле», дип шалтыратты. Кызганыч, күрешә алмадык. Мин барыр алдыннан гына аны эш белән башка шәһәргә җибәргәннәр иде. Миңа дип вахтада күк төстәге зур конверт калдырган. Ул елларда «Казан утлары» журналында профессор Җәмил абый Зәйнуллин гарәп графикасына нигезләнгән иске татар язуы дәресләре алып бара иде. Тәлгать абый минем өчен дип шул битләрнең күчермәләрен эшләгән һәм үзенең «гарәпчә-русча сүзлеген» куйган.
Тәлгать абый 1991 елның 17 августында бакыйлыкка күчте. Аның китүен күпләр сизми дә калды. Ул елны мин мәшһүр Казан университетына читтән торып укырга керә идем. Кереп карадым, университетның төп бинасындагы фоейда Тәлгать абыйның кара кысалы фотосурәте куелган иде.
«Кыска гына тәнәфесләрдә студентлар белән саубуллашу. Бугазда төер. Минем тормышымда һәрвакыт шулай булды: теләмичә кабул иттеләр, соңыннан - җибәрәселәре килмәде».
Авылда мәктәп директоры булып эшли башлагач, Р. Фәхреддин мирасын туп-лау белән рәттән, вакытсыз арабыздан киткән Тәлгать Миңнебаев турында да материаллар туплау белән шөгыльләндем. Ул вакытта апасы Зәмзәмия ханым да, абыйсы Мөхәррәм дә, аңа белем биргән укытучылары да исән иде. Биг-рәк тә Зәмзәмия апа һәм җизнәсе Әхтәм абыйлар зур ярдәм иттеләр. Озак та үтми мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты бүлмәсендә музей почмагы булдырдык. Ул көннән-көн кызыклы
экспонатлар, язмалар белән тулылана барды. Туганнары, укытучылары, журналистлар, авылдашлар катнашында
Матбугат көне уңаен-
нан әлеге музей бүлмәсе ачылды.
Бүген Кичүчат мәктәбендә Тәлгать Хаҗиәхмәт улы Миңнебаевның
музей бүлмәсе эшли. Анда килүчеләрне тирән акылы, күңел җылысы күзләренә чыккан елмаюлы караш белән Тәлгать Миңнебаевның сурәте каршы ала.
Институтка күчкәч тә бу эшне дәвам иттем. Аның шәкертләре, хезмәттәшләре, остазлары белән элемтәләр урнаштырып, Нәфый-ковлар гаиләсенең матди ярдәме белән 2005 елда Тәлгать Миңнебаев истәлегенә «Кечкенә генә кояш буласым килә...» (төзүче-мөхәррире Р. Шаһиев) дигән китап дөнья күрде.
2015 елда әлеге китапка һәм көндәлекләренә нигезләнгән «Солнце Талгата Миннибаева» исемле (төзүче-авторлары: Ә. Нәфыйков, Д. Гыймранова, Э. Харрасова, С. Мингатина) брошюра басылып чыкты.
«Әлмәт таңнары» газетасы күренекле якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан һәм тууына 70 ел тулу уңаеннан 2023 елдан түбәндәге өч номинациядә Тәлгать Миң-небаев исемендәге премия булдырды:
1. «Журналистикага тугрылык өчен» (профессиональ журналистлар арасында 1 премия).
2. «Ел темасын яктырткан иң яхшы язма авторы» (1 премия).
3. «Яшь талант» (мәктәп укучылары арасында 1 премия).
Газетабызның киләсе санында һәм сайтыбызда әлеге премиянең нигезләмәсе белән тулырак танышырга мөмкин булачак.
«Суыкта тусам да, салкынлык минем юлдашым түгел. Мин кешеләргә гел шатлык, елмаю өләшергә тырышам. Мин туганда әни тулган ай күргән. Күрше апалар аны яхшыга юраганнар. Караңгыда гел яктыртып торсын дигәннәр», - дип язган Тәлгать Миңнебаев.
Әйдәгез, без дә аның кояшын сүндермичә киләчәккә илтик әле.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа