Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионерларга 2023 елда булачак төп үзгәрешләр хакында сөйләделәр

Берләштерелгән Социаль фонд 1 гыйнвардан эшли башлады.

Пенсия фондын һәм Социаль иминият фондын Россия бердәм Социаль фондына берләштерү түләүләр билгеләүне гадиләштерәчәк һәм гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырачак. Иҗтимагый палатаның интернет-технологияләр һәм цифрлаштыру өлкәсендәге законнар буенча эшче төркеме җитәкчесе, Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Берләштерелгән Социаль фонд 1 гыйнвардан эшли башлады. Пенсионерларга бу җәһәттән хәвефләнергә сәбәп юк, чөнки барлык түләүләр, хезмәтләр һәм йөкләмәләр тулы күләмдә башкарылачак, дип ышандырды белгеч. «Пенсионерларга тиешле барлык түләүләрне билгеләү процедурасы гадиләштерелә», - дип аңлатты ул.

Быел пенсияләр берничә этапта индексацияләнәчәк. 1 гыйнвардан - эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре, 1 февральдән кайбер түләүләр һәм компенсацияләр арта, 1 апрельдә исә иминият пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. 1 октябрьдән хәрби пенсионерларның пенсиясе артачак, диде Виноградов.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса