Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән әлмәтлеләрнең балалары маркетплейста сатып алуга сертификатлар ала

Мондый сертификатның суммасы 5 мең сум тәшкил итә.

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрен Яңа ел белән котлау дәвам итә. Сугышчыларның хатыннарын, аларның балаларын «Сәламәтлек» паркында, Кыш Бабай остаханәсендә көтәләр. Акция 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

 Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары бүләк бирүгә гаризаны урында язалар. Аларга үзләре белән паспорт күчермәләрен, баланың туу турындагы таныклыгы күчермәсен һәм мобилизация турындагы справканы алырга кирәк.

"Әгәр баланың әнисе килми икән –баланың әнисеннән яки әтисеннән – ышаныч кәгазе, әйтик, килгән кешенең сертификат алырга мөмкинлеген раслаучы документ кирәк", – дип хәбәр итте Әлмәт мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская.

 Акция Әлмәттә чакырылган һәм биредә пропискасы булган кешеләргә кагыла. Бүләкләр тапшыру 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса