Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт машина йөртүчеләрен автоинспекторлар биетте

Шәһәрдә гадәти булмаган профилактик акция узды.

Кыш Бабай, "Энҗе бөртеге" 47 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре,  муниципаль хезмәткәрләр, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм "Юл хәрәкәте иминлеге"  белгечләре   милли киемнәрдә һәм ел символы - Куян белән бергә яңа ел бәйрәме уңаеннан юлга чыктылар! Алар машина йөртүчеләргә сәламәтлек, тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге, имин юллар теләделәр.

Акцияне оештыручылар, шоферлар, троллейбус пассажирлары белән бергә гармунга Яңа ел җырлары җырладылар, балалар чыршы һәм Кыш бабай турында шигырьләр укыдылар! Барысы да бүләккә ике телдә юл йөрү кагыйдәләре буенча файдалы тематик китаплар алдылар. 

 

 

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса