Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» грантлары - кешеләр файдасына

«БиблиоНефть», үзенчәлекле балалар өчен парк, «Надежда» үзәге һәм тагын 200 дән артык иҗтимагый яктан әһәмиятле инициатива. «Татнефть» тарафыннан хупланган әлеге проектлар икенче грантлар конкурсында җиңеп чыктылар.

Грантлар программасы - «Татнефть» компаниясенең муниципалитетлар белән үзара хезмәттәшлегенең яңа комплекслы механизмы. Конкурс инде икенче ел рәттән яңа форматта уздырыла. Быел җиңеп чыккан проектларның барысы да 2023 елда тормышка ашырылачак. Ярдәмнең гомуми суммасы 1,4 млрд сумнан артып китә.

«Без төбәгебезнең яшәү өчен уңайлы булуын, кешеләрнең нефть төбәгендә яшәүләре белән горурлануларын, нефть төбәгенә яңа кешеләр килүен телибез, - дип, үз фикерен белдерде «Татнефть»нең генераль директоры Наил Маганов. - Компания һәрвакыт нефть чыгару белән генә шөгыльләнеп калмады, ә үзенең эшчәнлек территориясен үстерде, бу - компаниянең ДНКсына салынган».

Грантлар өчен сайлап алу критерийларының берсе булып башка чыганаклардан өстәмә финанслау мөмкинлеге тора. Шулай итеп, «Татнефть» муниципалитетлар, җирле үзидарә органнары белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга омтыла. Мондый якын килү алымы социаль инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга, үзара файдалы хезмәттәшлеккә үз эшенең энтузиастларын гына түгел, ә башка грантлар: республика һәм федераль акчаларны да җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Конкурс 20 максатчан программа һәм «Мәдәният», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Территорияләрне үстерү» өстенлекле эшчән-лек юнәлешләре буенча үт-кәрелде. Тәкъдим ителгән һәр проект махсус эшләнгән алгоритм һәм төп критерийлар ярдәмендә унификация-ләнгән бәяләмәне үтте.

1,4 млрд сумлык финанслауны күздә тоткан җиңүне 217 инициатива яулады (154 е оешмалар һәм 63 е физик затлар тарафыннан бирелгән). Читтән өстәмә финанслау проектларның гомуми суммасыннан 58 процентын тәшкил итәчәк.

Яңа проектлардан Әлмәттә «Нефтьче» Мәдәният сарае фәнни-техник китапханәсенең «Биб-лиоНефть» заманча креатив киңлегенә әверелүен билгеләп үтәргә кирәк. Китап саклау өчен бүлмәләрдән тыш, биредә балалар уен зонасы булган кафе, проект офисы, лекторий залы, буккроссинг эшли башлаячак.

2023 елда Тольяттида 26 нчы җирле мәктәп базасында халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен инклюзив парк төзеләчәк. Көньяк-көнчыгыш төбәкнең берничә мәктәбе дә ярдәм алуга иреште. Мәсәлән, Лениногорск шәһәренең 8 нче мәктәбендә капиталь ремонт үткәреләчәк. Моннан тыш, биредә «Надежда» психологик үзәге барлыкка киләчәк.

Бөгелмәдә «Мәдәни мохит» проектының үзәк нокталарыннан берсе - мәдәният һәм ял паркы үзгәртеләчәк. Грант акчалары аны заманча җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин итүгә тотылачак. Бу - мәдәни-массакүләм чараларны тагын да мавыктыргыч һәм заманча оештыру мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш, «Татнефть» Алабугада шәһәр тарихы музеен һәм «Трактир» музей-театрын ремонтларга ярдәм итәчәк. Инде якын араларда биредә музей кыйммәтләрен саклау белән бәйле барлык проблемалар да хәл ителәчәк, ә архитектура һәйкәлләренең тышкы кыяфәте башлангыч мәлләренә кайтарылачак. 1000 еллык шәһәрдә компания ярдәме белән туристлар агымы елына 40 меңнән 50 меңгә кадәр артачак.

«Нефтяные вести»
 №51, 21.12.2022 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса