Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әбүнәчеләребез!

Шатлык-куанычлары, көтелмәгән борчу-мәшәкатьләре белән истә калган Юлбарыс елын артта калдырып, Куян елына аяк басабыз. Куян - зирәк, җитез хайван. Ул һәр гаиләнең якын дусты була, хәвеф-хәтәр килгәндә үзен саклап калу сәләте бик көчле. Шуңа да 2023 ел безнең өчен бәрәкәтле булыр, бер гасырга якын тарихы булган «Әлмәт таңнары» («Хезмәт байрагы») газетасы үзенең әбүнәчеләрен саклап калыр, илебездә тыныч-лык урнашыр дип ышанабыз.

Газета элек-электән татар телен саклаучы вакытлы матбугат чарасы булып кил-де. Янәшәдәгеләрегезнең тормышы, күңелле һәм гыйбрәтле хәлләр, теләк-киңәшләр язылган хатлары-гызны бүген дә көтеп калабыз. Сезнең язмалар газетабызда җанлы аралашу мөмкинлеге бирер. Бу исә татар теленең гамәлдә йөрүен, хәрәкәттә булуын тәэмин итә. Шул чакта гына телебез яшәр. Без аны сезнең белән бергә үстерербез, яшәтербез. Балаларыбызга, оныкларыбызга мирас калсын. Без эшләмәсәк, моны кем эшләр?!

Тормыш бит ул гел көтел-мәгән хәлләрдән тора, кайчакта яңалыклар да без көткәнчә генә килеп чыкмый яки киресенчә дә була. Хезмәт кешеләре, авылларыбыз турында яз-малар, мобилизацияләнгән ир-егетләребезнең гаиләләре, солдатларның язмышлары, бер-беребезгә карата булган ярдәм, гыйбрәтле язмышлар, файдалы киңәшләр, сәла-мәтлек, кроссвордлар, башват-кычлар, көлдергечләр һәм башкалар газетабызда як-тыртылып килүче хәзерге темаларга өстәмә рәвештә, киңәйтелеп урын алачак. Уңышлы эшләп килүче сай-тыбыздагы язмаларны да тулысынча биреп барырга мөмкин булачак. Яңалыклар кертмичә генә үсеш тә, үзгәреш тә булалмый. Киләсе елда яңа проектлар, рубрикалар белән таныша аласыз. Газетабызга язылу ел буена дәвам итә.

 

Бәйрәм ялларыннан соң яңа көч, яңа дәрт, яңа планнар белән эшебезне дәвам итәчәкбез. Тормыш арбасы алга таба тәгәри. Яңа, 2023 ел сезгә бары тик куанычлар гына алып килсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса