Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә өч яклы килешү имзаланды

Әлеге килешү хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен яклаучы социаль партнерлыкның гаранты булып тора һәм өч елга бер тапкыр имзалана.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында теркәлгән 2019-2022 елларга  өчьяклы килешүнең срогы тәмамлану сәбәпле, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия утырышында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Әлмәт районы профсоюзларының координация советы һәм «Әлмәт шәһәре һәм районы сәүдә-сәнәгать палатасы»  арасында 2023-2025 елларга территориаль килешү имзаланды.

Документка тантаналы имза салуда Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, Әлмәт районы профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Марсель Бикмуратов, «Әлмәт шәһәре һәм районы сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге башкарма директоры Александр Емекеев, «Татнефть» ГАҖ профком рәисе урынбасары Андрей Зимин, профсоюзлар оешмаларының координация советы әгъзалары, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса