Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хайваннар өчен приют төзү планлаштырыла

Башкарма комитет «Татнефть» грантын алды.

Әлмәт җитәкчелеге волонтерлар белән берлектә хайваннар приютын проектлауга техник бирем эшләгән һәм аның урнашу урыны турында фикер алыша. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов йомгаклау матбугат конференциясе вакытында хәбәр итте.

- Йортсыз хайваннар өчен муниципаль учреждениеләр булдыру мәсьәләсе республика дәрәҗәсендә күтәрелде. Безгә бу максатларга бюджеттан акча бүлеп биреләчәк, диделәр. Әлегә алар юк, әмма без бу юнәлешне киләсе елда үстерергә планлаштырабыз – приют төзелешенә «Татнефть» компаниясе грантын алдык инде, – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.

Хәзер йортсыз хайваннар проблемасын хәл итүдә шәхси приютлар катнаша. Аларны тотканнан соң карантинга ябалар. Аннары хайваннар яңа ветеринария үзәгенә китерелә, анда стерилизация үткәрелә, прививка ясала һәм дәвалау уза. Аннары алар гадәти яшәү урынына кайтканчы яңадан реабилитация өчен приютка җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса