Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Р. Фәхретдин исемендәге бульварны яңарту дәвам итәчәк

Яңа иҗтимагый киңлек 3 сентябрьдә ачылды, ләкин махсус комиссия карары белән анда эш дәвам итәчәк.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, бульварны төзекләндерү эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк.

- Бу мәсьәлә буенча фикер алышу өчен бөтен бер консилиум җыелды. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика институты командасы белән бергә без объектны әйләнеп чыктык һәм эшләргә әле күп нәрсә бар дигән карарга килдек, – диде Тимур Нагуманов.

2022 елда "Көнбатыш капкалар"да ачылган тагын бер бульварга килгәндә, район башлыгы фикеренчә, аны булдыру микрорайон үсешен төгәлләргә мөмкинлек биргән.

- Мондый үзгәрешне күрү рәхәт. Хәзер анда барысы да диярлек бар: мәктәп, балалар бакчалары, кибетләр, йөрү һәм ял итү урыннары, – диде район башлыгы.

Тимур Нагуманов сүзләренчә, "Көнбатыш капкалар" микрорайонындагы бульвар проекты менә дигән булып чыкты – аның белән горурланырга мөмкин, иң мөһиме, территориягә сакчыл мөнәсәбәт һәм кайгыртып торырга онытмаска кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса