Яңа ел бәйрәмнәре вакытында әлмәтлеләрнең куркынычсызлыгы өчен котару һәм шәһәр хезмәтләре җавап бирәчәк
Бәйрәмнәр башланганчы чыршы шәһәрчеген этләр белән тикшерәчәкләр.
Әлмәтлеләрнең яңа ел чаралары вакытында иминлеген ашыгыч һәм шәһәр хезмәтләре тәэмин итәчәк. Әлмәт районы террорчылыкка каршы комиссия утырышында һәлакәтләргә юл куймау чаралары турында фикер алыштылар.
Көчәйтелгән эш режимына хокук саклау органнары күчә. Алар халык күп җыелган урыннарны патрульләү белән шөгыльләнәчәк. Шәһәр чыршысы ачылганчы һәм Яңа ел төнендә чыршы шәһәрчеген этләр белән тикшерәләр. Бәйрәм мәйданчыкларында киртәләр, КПП-чатырлар, дежур һәм авария хезмәтләре номерлары, гадәттән тыш хәлләр вакытында һәм шикле әйберләр тапканда хәрәкәт планы булачак. Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе дә игътибарсыз калмый.
"Шулай ук бәйрәм чорында аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүгә, балигъ булмаганнар арасында һәлакәтләргә, шулай ук балаларны автомобиль транспортында йөртү кагыйдәләрен контрольдә тотуга аерым игътибар биреләчәк", – дип билгеләп үтте полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Ленар Рәхмәтуллин.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дә аерым игътибар бирелә. Социаль объектларда, оешмаларда һәм торак йортларда аларның үтәлешен тикшерү үткәрелә. Каникуллар тәмамланганчы пиротехника куллануга чикләүләр кертүче янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Әлмәттә фейерверкларны шәһәр күлендә, сусаклагычта (боз калынлыгы 7-10 см дан да ким булмаган очракта), «Юбилейный» спорт сарае артындагы футбол кыры янында һәм Әминов һәм Гафиятуллин урамнары чатындагы бушлыкта гына җибәрергә була. Авылларда шундый 53 урын билгеләнгән.
"Әлеге мәйданчыклар беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылырга һәм анда янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү буенча стендлар куелырга тиеш", – дип ассызыклады Әлмәт шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Равил Хөсәенов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа