Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2023 елда Әлмәттә тагын 50гә якын ишегалды төзекләндереләчәк

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның өч ел эчендә шәһәрдә 223 ишегалды территориясе ремонтланган, шуларның 78е узып баручы елда.

Муниципаль берәмлекләр советы съезды вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика ишегалларын төзекләндерү буенча инициативалы программаның дәвамын раслады. Эшләр шул исәптән Әлмәттә дә алып барылачак. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов йомгаклау матбугат конференциясе вакытында сөйләде.

- Программа бик җитди. Аның ярдәмендә күп ишегаллары яңартылды, бу аеруча иске торак фондына кагыла. Барлык кыенлыкларга да карамастан, без анда катнашуны дәвам итәчәкбез, барысын да максималь сыйфатта эшләргә тырышачакбыз. 2023 елда 46-48 ишегалдында эшләр көтелә, - дип хәбәр итте район башлыгы.

Тимур Нагуманов сүзләренчә, киләсе елда яңарту өчен планлаштырылган территорияләр 2022 елга караганда утызга кимрәк.

Бу аларның күпчелегенең зурлыгы буенча шактый зур булуы белән бәйле – кыйммәтрәк һәм масштаблы ремонт кирәк: ягъни сан кимүгә карамастан, эш күләме һәм финанслау элеккечә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса