Татарстан Президенты Әлмәт Кванториумында булды
Рөстәм Миңнехановка реконструкцияләнгән корпусны күрсәттеләр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Әлмәттә булды. Аңа «Кванториум»балалар технопаркының реконструкцияләнгән корпусын күрсәттеләр.
Мәгариф учреждениесендә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге 1370 бала шөгыльләнә ала. Дәресләр 16 юнәлештә уза.
Яңартылган блокта хәзер яңа юнәлеш бар-аэроквантум. Балалар беспилотниклар җыю буенча инженерлык проблемаларын проектлау һәм чишү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук балалар ship-квантум, авто-квантум кебек юнәлешләрне сайлый ала.
Президент Кванториумда шөгыльләнүчеләр белән аралашты һәм аларга суднолар төзү производствосына һәм КамАЗга экскурсия оештырырга вәгъдә бирде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа